Логотип Идель
Белми калма

Испаниядә татар телен өйрәнеп яталар

Tatars in Belgium” оешмасы инде өченче ел рәттән Аликанте шәһәренең курорт зонасыныңда, төрле илләрдә яшәүче татар яшьләрен укыту һәм ял иттерү өчен татар лагере оештыра. Шушы көннәрдә Урта диңгез буенда урнашкан әлеге татар лагеренә Актаныш яшьләре төркеме дә кушылган ди.


Европада яшәүче милләттәшләребез өчен балалары авызыннан да татар сөйләмен ишетү бик мөһим шул. Алар инде үзләре дә, күп еллар дәверендә чит төбәкләрдә яшәү сәбәпле, татар телен бик түбән дәрәҗәдә белә, көнкүрештә шул илнең телен куллана. Үзе үрнәк була алмагач, баланың да туган телен өйрәнергә мотивациясе калмый. Бельгия татарлары керткән әлеге проект күпсанлы ата-аналар арасында яклау тапкан, читтә яшәүче яшь буынга татар телен өйрәтеп килә.


Испаниягә Татарстанның 12нче гуманитар гимназиясеннән килгән укучылар, Европалы милләттәшләре өчен укытучы да булып торалар. Үзләре өчен дә файда: аларга татар телен өйрәтсәләр, үзләре чит телләрен шомарталар. Актанышлылар да кайбер сүзләрнең әйтелешләрен өйрәнеп, сүз запасын киңәйтү белән мәшгуль. Һәркөнне инглиз теле дәресләре һәм практик өйрәнүләр каралган бит.


Tatar Camp for kids in Spain” лагеренә әйдаманнарны Казан шәһәренең башкарма комитеты әзерләп җибәргән. Бу кадрлар активист, педагог кына түгел, ә чын мәгънәсендә татар теле һәм мәдәнияте өчен җан атып йөрүче шәхесләр. Бөтендөнья татар конгрессы җитәрлек дәрәҗәдә методик әдәбият әзерләгән, аларны лагерь катнашучылары үзләре белән өйләренә алып кайтып китә алачак. Кыш көне дә тик өйрәнеп ятсыннар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев