Белми калма
Ислам мәдәнияте музеенда “Сәнгатьләр төне” акциясенә рәхим ит!
4 ноябрь “Казан Кремле” музей-тыюлыгында "Сәнгатьләр төне" акциясе узачак. Музейларда 18:00-23:00 сәгатьләр арасында төрле программалар оештырыла. Быелгы акциянең девизы - "Сәнгать берләштерә!".
Акция кысаларында Ислам мәдәнияте музее берничә чара әзерләде. Музейдагы вакытлы күргәзмәләре белән бәйле ике очрашу: дизайнер Алексей Горин леттеринг-каллиграфия буенча кызыклы мастер-класс, ә КФУ укытучысы Дидар Оразов Толстойның риторика сәнгате турында кыска лекция-класс бирәчәк. Шулай ук Алмаз Асхадуллин һәм KAZAN HijAZZ Music Group төркеме чыгыш ясаячак.
Акцияне 18:00дә дискуссия белән ачып җибәрәбез. “Сәнгать берләштерә” девизы турында сөйләшик. Сәнгать дөрестән дә берләштерәме? Безгә һәрбер иҗатчы, тамашачы фикере кызыклы!
Азакта “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе буенча бушлай экскурсия уздырабыз.
Программа түбәндәге:

18:00 – Дискуссия “Сәнгать берләштерәме?”
19:00 – “Лев Толстой риторикасы”, класс-лекция, Дидар Оразов
20:00 – Леттеринг һәм каллиграфия буенча мастер-класс, Алексей Горин
21:00 – KAZAN HijAZZ Music Group
Рәхим итегез! Адрес: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Кол Шәриф мәчете, Татар шәмаилләре галереясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев