Логотип Идель
Белми калма

ИРТӘГӘ "РОССИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЛАРЫ"НДА КЫСАН БУЛАЧАК

Син чаңгыда шуарга яратасың? Физкультура дәресләрендә дә башкаларны да «ә» дигәнче, узып китәсең? Димәк, «Россия чаңгы юллары» ярышы нәкъ менә синең өчен!


Казанда бу ярышларның старты 18 февральдә иртәнге сәгать 10га билгеләнгән. Чаңгы спортын яратучылар өчен 3 мәйданчык оештырыла. Алар – Юдино бистәсендә, Горки-Әмәт урман-паркында һәм Гаврилов урамында Казансу елгасы тугаенда.


«Локомотив» стадионы (Юдино бистәсе):


10.00 – 3, 5, 10 чакрым дистанцияләренә старт;
11.15 – жиңүчеләрне бүләкләү;
11.45 – бәйрәмне ачу тантанасы;
12.00 – 2017 метр дистанциядәге ярышларда катнашуга старт;
12.35 – нәтиҗә ясау.


Горки-Әмәт урман-паркы:


10.00 – бәйрәмне ачу тантанасы;
10.10 – 2017 метр дистанциядәге ярышларда катнашуга старт;
12.00 – нәтиҗә ясау.


Казансу елгасы тугае:


11.50 – бәйрәмне ачу тантанасы;
12.00 – 2018 метр дистанциядәге ярышларда катнашуга старт;
13.00 – нәтиҗә ясау.


Cтарт пакетлары инде өләшенсә дә, актив ял итәргә яратучы һәркем спорт бәйрәмендә катнаша ала.




«Россия чаңгы юллары» 1982 нче елдан бирле үткәрелә.
Казанда массалы чаңгы ярышлары 13нче тапкыр узачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев