Логотип Идель
Белми калма

Ирек Шәрипов: «Иран футболчылары дипломатлар эшли алмаган әйберне, бер матч вакытында башкарып чыкты»

Бүген футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан Татарстан Халыклар дуслыгы йортының флешмобы узды. Анда «Мирас» инструменталь ансамбле «Алтын», «Скаратвело», «Миренэ» бию коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук Татарстан Халыклар дуслыгы йорты Ирек Шәрипов Халыклар дуслыгы йортының Чемпионат вакытында эшчәнлеген сөйләде.

– Елына безгә Россия шәһәрләреннән, төрле илләрдән барлыгы 40 делегация килә. Әле шушы көннәрдә генә бездәге корма тегү (лоскутное шитье) клубы футбол чемпионаты уңаеннан махсус күргәзмә оештырды. Анда Колумбия вәкилләре бик актив катнашып, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты данын еракларга таратты. Миңа калса, чемпионат вакытында иң яхшы дәрес – ул теге яки бу милләт вәкиле белән турыдан-туры аралашу. Чөнки бу вакытта гына син аның күңелендә нәрсә барлыгын тоясың, бер дулкында буласың. Шуңа да мин һәркемгә бу мөмкинлекне кулланып, чемпионат вакытында Казанга килгән чит ил вәкилләре белән аралашырга тәкъдим итәм, – ди Ирек Шәрипов.

Ул мисал итеп, Иран футболчыларын китерде. Казанга шушы ярышларга килгән 10 мең (!) иранлының үз илен, футболны яратуы күренеп тора. «Шундый караш бар икән, димәк, бу мәхәббәткә кемдер лаек булган дигән сүз бу. Иран үз иленә уңай караш булсын өчен бик күп эш эшли. Миңа калса, Иран футбол командасы 10 ел дәвамында дипломатлар эшли алмаган эшне берничә матчта башкарып чыкты. Алар – туплы дипломатлар», – ди җитәкче.

Аның фикеренчә, бу уеннар татар халкы өчен дә бик зур мөмкинлекләр тудыра. Әлегә Казан турында мәгълүмат бик чикләнгән. Тик бу очракта, алдан әйтеп киткәнчә, турыдан-0уры аралашу бик отышлы. Татарлар, һәм гомумән, Татарстан халыклары кунакларны үзләренең кунакчыллыгы , һәркемне үзенә каратулары белән җәлеп итә. «Казанга килгән һәркем бәхетле булып кайтып китәргә тиеш», – ди ул.

Балалар һәм яшьләр проектларына килгәндә, уку елы дәвамында 7нче сыйныф укучыларына Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан «Дуслык дәресе» уздырыла. Бер ел дәвамында барлыгы 40 дәрес үткәрелгән. Әлеге дәресләрдә укучылар күпмилләтле дәүләт, милли сәясәт турында белә.

– 7-8 елдан Казанда «Дуслык дәресләре» турында белмәгән кеше калмаячак. Чөнки бер ел дәвамында анда 8000 кеше катнаша. Әгәр моны гаиләдәге тагын 4 кешегә тапкырласак, шактый сан килеп чыга. Әлеге дәресләр Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елда «Балалар белән эшләнелгән иң яхшы проект» дип табылды. Әйе, «Дуслык дәресләре»н төрле шәһәрләрдә уздыралар. Тик аларның кайберләре вундеркиндлар, кайберләре имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән кешеләр өчен. Тик бу дөрес түгел. Без һәр дәрес ахырында болай дибез: «Без сезне һәркемне яратырга өйрәтмибез, чөнки җавапсыз мәхәббәт була ала, без сезгә һәркем белән дуслашырга кушмыйбыз, чөнки һәркем дә дус була алмый, тик татулыкта һәркем яши белергә тиеш», – ди Ирек Шәрипов.

Яшьләр дигәннән, Казанга чит илләрдән укырга килүче студентлар турында да онытырга ярамый. Мисал өчен, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстаннан килгән студентлар өчен Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты икенче өйгә әверелгән икән инде. Бирегә алар төрлде проблемаларын да хәл итәргә килә икән.
Бу – кызык!

  • Татарстанда 173 милләт яши;

  • Республикабызда 220 милли-мәдәни берләшмәләре булдырылган;

  • Татарстанда барлыгы 8 Халыклар дуслыгы йорты бар;

  • Халыклар дуслыгы йортының үз сайты бар. Аны ай саен 37 000 кеше карап бара.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев