Логотип Идель
Белми калма

Инстаграмнан тагын нәрсә көтәргә?

Бүгенге көндә социаль челтәрләр бөтен дөнья буенча миллиардлаган актив кулланучыларны колачлый! Иң киң таралганнары арасында, әлбәттә, Инстаграм да бар. Әлеге фото-видео контент җыелмасыннан торган социаль челтәр гел үзгәреп, камилләшеп тора. Бүген дә язмабыз нәкъ менә Инстаграмдагы яңарышлар турында булыр.

2019нчың елның маенда Инстаграмда кибербуллингка (киберүртәү/котырту) каршы чаралар күрә башлаганнарын күбебез беләдер. Әйтик, әлеге социаль челтәрдә кайбер кулланучыларның постларын, аларга язылган килеш калып, күрми-дәшми китәргә мөмкин. Димәк, бу функция Инстаграм кулланучыларын ошамаган эчтәлектәге фото һәм видеоязмалардан саклап тора дигән сүз.

Июль аенда исә Инстаграмда тагын бер “саклагыч” функцияне эшкә җигәргә уйлыйлар. Бу яңарыш социаль челтәрдәге басмалар астында калдырылган фикерләр белән бәйле булачак. “Тискәре комментарийлар күп кенә кешеләр, бигрәк тә яшүсмерләр өчен зур проблема булып тора”, - ди үз блогында Инстаграм компаниясе башлыгы Адам Моссери. Интернет оешманың алдагы тәҗрибәсен карап чыгарага, мондый мыскыл итүләрне бетерергә кирәклеге турында да әйтә җитәкче.

“Restrict” (чикләү)  функциясе исә күңелгә ятышсыз комментарияләрне бары тик үзе язган кеше генә күрә торган итәчәк, ә икенче кулланучы, мәсәлән, бу килбәтсез фикер турында бөтенләй белмиячәк тә. Бары тик артык тискәре булмаган комментарийлар гына урын алачак постлар астында. Кайсысын калдырырга, ә кайсысын бетерергә кирәклеген ясалма интеллект хәл итәчәк.

Популяр социаль челтәр кулланучыларын постның эчтәлегенә карап тыеп торган булса, хәзер исә комментарийлар язуны да үз күзәтчелеге астына алырга ашыга. “Бу опция фикерен калдырырга теләгән кешеләргә, үз гамәлләре өстендә күп тапкыр уйланырга мөмкинлек бирәчәк”, - ди Инстаграм компаниясе хезмәткәрләре.

Әле алай гына да түгел, Адам Моссер сүзләренчә, Инстаграмда лайклар санын да күренми торган итеп куймакчылар. Бу үзгәреш социаль челтәрдәге популярлык басымын көйләргә ярдәм итәчәк, дип ышана җитәкче.




Иртәгә Инстаграм һәм, гомумән, башка социаль челтәрләр нинди булырлар да, кайсы якка үзгәрерләр – билгесез. Ә сезгә югарыда язылган яңарышлар ошыймы?

Илүзә Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев