ИНКЛЮЗИВ БАЛ, ФЕСТИВАЛЬ ҺӘМ ОРКЕСТР: ИНВАЛИДЛАР ДЕКАДАСЫ УҢАЕННАН ОЕШТЫРЫЛАЧАК ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ БИЛГЕЛЕ
Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Татарстанда инвалидлар декадасы уза. Һәрвакыттагыча ул көннәрдә Казанда төрле чаралар оештырыла.
Әйтик, 2 декабрьдә Казан Ратушасында беренче инклюзив бал узды. Әлеге чарада 14 яшьтән алып төрле инвалидлык формалары булган 70 кеше катнашты. Балда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры яңгырады.
Инвалидлар декадасы кысаларында 2 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр Гомуми «Доступная среда» тесты уза. Акция гадәттәгечә Халыкара инвалидлар көненә багышланган һәм онлайн-форматта үткәрелә. Һәр теләгән кеше биредә катнашырга мөмкин.
Шулай ук 7 декабрьдә Казан шәһәр филармониясендә «Тигез мөмкинлекләр территориясе» бәйрәм концерты планлаштырылган. Ә 9 декабрь көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ХV «Кулга кул тотыныйк, дуслар» ачык иҗат фестивале булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев