Логотип Идель
Белми калма

ҺИНДСТАНДА БЕР КЫЗНЫҢ АШКАЗАНЫННАН 6 КИЛО ЧӘЧ АЛГАННАР

Табиблар бер кызның ашказаныннан әнә шуның кадәр авырлыктагы чәч алганнар. Каян анда килеп эләккәннәр соң алар?

Әлеге хәл Һиндстанда булган. Джаркханд штатында табиблар 6 килограмм авырлыктан арткан чәч алганнар. Кыз сирәк очрый торган авыру белән авырый.

17 яшьлек Свити Кумари ашказаны авыртуына зарланган. Аны хастаханәгә илткәннәр. Нәтиҗәдә, табиблар аның эченнән зур чәч йомгагы алалар, мондый йомгакны трихобезоар дип тә атап йөртәләр. Соңыннан ачыкланганча, кыз озак еллар дәвамында үзенең чәчен йоткан һәм алар аның ашказанында җыелып барган. Саху исемле доктор әйтүенчә, аның 40 ел дәвамында моңарчы мондый очрак белән очрашканы булмаган.

Кыз чәчен ни өчен ашаган?

Табиблар Свитида трихофагия дигән авыру тапкан. Аны әле Рапунцель синдромы дип тә атап йөртәләр. Әлеге сирәк авыру аркасында кеше үзенең чәчен ашый. Чәч ашказанында эшкәртелми – йомгак булып җыела.

Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта, әлеге авыру үлемгә дә китерә ала. Хәзер Свити операциядән соң тернәкләнүен дәвам итә. Табибларга ул: “Башка чәчемне ашамаячакмын”, - дип вәгъдә биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев