Логотип Идель
Белми калма

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИСЕМЕНДӘГЕ РЕСПУБЛИКА ПРЕМИЯСЕ 15 ФЕВРАЛЬ КӨННЕ ТАПШЫРЫЛАЧАК

2022 елның 1 августыннан 15 ноябренә кадәр  Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә. Әлеге премия исә ТР Министрлар Кабинеты карары белән гамәлгә куела һәм ике елга бер тапкыр тантаналы рәвештә Илһам Шакировның туган көнендә – 15 февраль көнне тапшырыла.

Приз фонды 600 мең сум тәшкил итә. 200 мең сумлык өч премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кызга) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңүчегә тапшырылачак.

«Беренче премия Филүс Каһировка эләкте. Чөнки бүгенге көндә аннан да татарча җырлаучы кеше юк. Белмим, икенчесендә кем җиңәр, шул яктан кыенрак булачак. Чөнки планканың иң югарысыннан башлап җибәрдек», – дип ассызыклады Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе Салават Фәтхетдинов.

«Бу премия татар мәдәниятен саклау һәм башкару осталыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан оештырылды. «Вокал» номинациясендә җырчының башкару осталыгының югары дәрәҗәсе һәм югары яки урта һөнәри вокал белеме булуы белән бәяләнә. Премия бер дан, дәрәҗә булып, татар мәдәни дөньясында барлыкка килде. Конкурс алга таба да үсәр дип өметләнәбез», – дип искәртте  матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев