Логотип Идель
Белми калма

ИКШЕРМӘ КАДЕТ МӘКТӘБЕ: ТЕЛЕФОН ЮК, "ПРАВА" БАР

Биредә хәрби формадан йөриләр, казармада яшиләр, честь биреп исәнләшәләр. Юк-юк, армия түгел бу, ә кадетлар мәктәбе. Саба районы Иске Икшермә авылындагы кадетлар мәктәбендә  Ватанны саклаучылар көненә репетиция гөрли. Барысы да бертөсле киенгән егетләр һәм кызлар төп-төз атлап, солдат җырлары башкара, бер ише төз ату буенча белемнәрен ныгыта, барабан кагу һәм карабиннарны кулда мамыктай әйләндерүче егетләр дә үз чыгышларына күптән әзер. Шул ук вакытта сыйныфларда укулар гөрли, автомәктәп ишегалдында машина-трактор йөртергә өйрәнәләр. Карап торышка, үзе урта мәктәп, үзе автомәктәп, үзе армия бу.


“Ябып куймакчылар иде”


Авылда шундый мәктәп барлыгына күпләр ышанмый да. Район җире булса бер хәл, янәсе. Тик чыннан да Кави Байкиев исемен йөртүче мәктәп 2013 елдан кадетлар мәктәбе статусын алган. Ә бит оптимизация дип, ябып куярга да күп калмаган булган аны. Укучы балаларның саны 64кә калгач, Икшермә мәктәбенә дә бу җилләр килеп кагылган. Тик җитәкчеләрнең алдан күрүчәнлеге, ситуацияне уңай якка борып җибәргән. Тиз арада район үзәгендәге кадет мәктәбен монда күчерергә дигән карар кабул ителгән.

Бүген монда 220 укучы бала белем ала. Аларга 24 укытучы, 14 тәрбияче белем бирә. Директорлары Теләчедә аппарат җитәкчесе, соңрак район башлыгы урынбасары булып эшләгән, Олы Кибәчедә мәктәп директоры вазыйфасын башкарган олпат зат.

- Республиканың 9 районыннан, Киров өлкәсе, Башкортстан республикасы, Сызраньнан килеп укучылар бар, Казаннан 20ләп бала, – ди директор Роберт Галиәхмәтов. – Әле менә, йөздән артык гариза каралмыйча, үз чиратын көтеп ята. Безгә килергә теләүчеләр бик күп, әмма безнең шуның кадәр бала алырга мөмкинлегебез юк.


Сөйләшә торган такталар, 3D аппарат...


Монда укучыларга көнләшеп куйдым мин. Һәркемнең дә биредә уку мөмкинлеге юк бит. Уку бүлмәләре барлык кирәкле әсбап һәм җиһазлар белән коралланган. Химия кабинетындагы элмә такталар да “сөйләшә” хәтта. Заманча приборлар, селтеле шешәләр, минут эчендә тиешле реакцияне ясарга мөмкинлек бирә. Физика бүлмәсендә дә кәттәлек хөкем итә. Технология классы турында да аерым әйтеп үтәргә кирәк. Йөрәгемә тигәне шушы булды бугай. Безнең мәктәп остахәсендә чүкеч, пычкы кебек кораллар икедән артмагандыр. Ә монда кул астында булырга тиешле кораллар тупланган 20 (!)  комплект тартма бар. Станокларның да ниндие генә юк: агач эшкәртә торган, тишә, бора, кисә торган, электр пычкысы дисеңме?  Балалар бу зур станокларга утырганчы, кечкенәләрендә күнекмә ала. Чүт онытмадым, ЗD җайланма да бар монда. Балалар анда да ни генә ясап карамаган инде.

Укытучылары Илнат Хәсәнов 2015 елда Казан педагогика училищесын тәмамлаганнан соң эшкә кайткан. Өйләнгән, хатынына да шушы мәктәптә эш табылган.

Байтак вакыт күселәр хакимлек иткән подвалны да гөл кебек иткәннәр. Монда “Авиамодельләштерү” түгәрәге эшли.

Үзенең ТИРы, зур спортзалы, барлык җиһазлары булган тренажер залы (без тренажер залына фәлән кадәр акча түләп йөрибез) , автомәктәбен дә әйтсәк... Монда алар барысы да бушка. Хәтта В, С категориясенә дә бушлай укыталар. Тагын кайда бар мондый җәннәт?


Казармада тормыш кайный


Казарма турында да әйтми калып булмый. Аның беренче катында – кызлар, икенчесендә егетләр яши. Бүлмәләр 3-4 кешелек. Һәр укучының үз шкафы, тумбочкасы бар. Кызыкмаслыкмыни, кайбер балаларның үз өендә дә шәхси почмагы юк бит. Бәдрәф, душ бүлмәләрендә идеаль тәртип. Кер юдыру бүлмәсе дә, шәфкать туташы посты да шунда ук. Кичке 7дән соң укучылар үз эшләре белән шөгыльләнә. Дәресеңне әзерләп бетергәнсең икән, рәхим итеп, телевизор кара, аралаш. Нәкъ солдатлар кебек буш вакыт булуга яка тегә булачак хәрбиләр. Төнге 10да “отбой” булганнан соң ике кат арасы ябыла. Малайлар белән – ир-ат, кызлар белән хатын-кыз тәрбияче кизүгә кала. Режим көйләнгән. Балалар 10да йокларга тиеш. Әгәр моңа күз-колак булмыйсың икән, икенче көнне алар дәрестә йоклап утыра.


"Төрле укучылар бар”


Мәктәптә эш көне иртәнге алтыда, “подъем” белән башлана. 7 тула 10 минутта иртәнге аш. Иртәнге физик күнекмәләр, линейкадан соң дәресләр. Сәгать икегә кадәр мәктәп программасы үтелә. Шуннан соң тамак ялгап алгач, кичке 7 яртыга кадәр кадет программасы, түгәрәкләр эшли.

- Кадет мәктәбе булгач, укучылар  да аерыла, – ди Роберт Галиәхмәтов. – Төрле холыклы, төрле гаиләдән, төрле язмышлы балалар бар. Кайберләре белән бик нык эшләргә туры килә.  Кайвакыт уйлап куям, бәлки монда килеп эләкмәгән булсалар, күбесе инде урам малае булыр иде. Укучыларның 30 %ы киләчәктә үзләрен хәрби итеп күрә. Аларның күбесе офицер балалары. Аларның әти-әниләре хокук саклау өлкәсендә эшли яки хәрби булып хезмәт иткән. Калган 70 %ы исә баланы әти-әнисе монда китерүне бердәнбер-бер юл дип тапкан төркем. Балага дөрес тәрия бирелсә, ул бәлки хәрби булып китәр. Ә монда эләккәч инде без аннан чын кеше, чын граждан ясыйбыз.Ә монда үзегез күрәсез, дисциплина көчле.

Дисциплина дигәннән, әйтик, укучы мәктәпкә телефон белән керергә тиеш түгел.

- Минем сейфта ике телефон бар, – ди Роберт Рәшит улы. – Бу – катгый тыелып та, казармадан мәктәпкә алып кергәннәре. Әти-әниләр яхшы белә: иртәнге 7дән кичке 5кә кадәр балаларына шалтыратудан мәгънә юк. Без бит әле яңа оешкан мәктәп. Балаларны телефоннан аерып дөрес эшләгәнбез: өлгерешләре күзгә күренеп яхшырды.


Коры паекка – коры закон!


Мәктәптә бары тик үз эшенә бирелгән профессионаллар  гына эшли. Директор урынбасары Гөлшат Петрова һәр укучыны биш бармагы кебек белә. “Ременеңне кыс”, “Якаңны тигезлә” кебек өндәмәләрне әйтеп тә тормыйм. Ул аларның һәрберсенең ничек укыганын, тәртибен, каян килүен дә яттан белә.

- Бездә таләпләр нык югары, – ди ул. – Мәсәлән, өйдән алып килгән печенье, кирешки, чипсы кебек коры-сарыны казармага алып керергә ярамый. Бердән, бу баланың организмы өчен зыянлы, икенчедән, чисталык өчен эшләнә. Балалар биш тапкыр ашханәдә туклана. Кичен исә кефир бирәбез. Инде әти-әниләрне  һәр җыелыш саен: “Вак-төяк биреп җибәрмәгез” дип үгетлибез. “Ничек инде баланы ач җибәрик?” диләр алар. Биредә кайсы бала ач тора икән? Әгәр инде күчтәнәч биреп җибәрсәләр, пакетка салып, фамилиясен язып, ашханәгә кертәбез. Алар белән шунда чәй эчә ала.

Мәктәпнең 7 гектар бакчасы бар. Кирәкле яшелчә, җиләк-җимешне шунда үстерәләр. Табыннан ел әйләнәсе кайнатма, тозлы кыяр-помидор өзелми. Быел 8 гектар җирдә бәрәңге дә иккәннәр. Бу – кадетларның тырышлыгы. Шунысын әйтергә кирәк, гел “бишле”гә укучылар, төрле фән олимпиадаларында, ярышларда җиңүчеләр кишәрлектә эшләү практикасыннан азат. Хезмәтне ярату, шул ук вакытта укуга кызыксындыру ысулы буларак, шундый система уйлап тапканнар.


Автобус килеп ала, кайтарып куя


Кадет мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары якын-тирә авыллардан һәм ятим балалар интернатыннан килеп укый. Ә башка районнан килүчеләрне 5 сыйныфтан кабул итәләр. Аларны исә  шимбә көнне дүрт автобус туган якларына озата. Икесе Шәмәрдән тимер юлына китә. Аннан балалар  Ижау, Киров, Казанга юл ала. Бер автобус Сабага бара. Дүртенчесе  Теләчегә Әтнә, Биектау, Питрәч балларын ташый. Дүшәмбе көнне шул ук автобус озатып йөрүче белән иртәнге 6-7 арасында балаларны көтеп тора. Иртәнге ашны укучылар мәктәп ашханәсендә ашый. Ашау дигәннән, бер балага дәүләттән елана  188 мең сум акча бүлеп бирелә.

- Бу - бик зур сумма, моның өчен рәхмәтне әйтеп бетерә торган түгел,  – ди директор. – Ата-аналар взносының күләме исә – 670 сум. Ә гади мәктәптә баланың ашавы өчен генә дә 800 сум тирәсе түлиләр. Кадетлар кышкы өс-баш, җылы кием, көндәлек киемнәр, парад формасы белән бушлай тәэмин ителгән.

Укучыларны хәрби итеп әзерләүдә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Тырышып укы да яхшы тәртибең белән сөендер!  Күз алдыгызга китерегез, “Як -52” самолетының тренажеры да бар монда! Ул чын очкыч!

- Балаларның, әти-әниләрнең шундый теләге булгач, Казаннан самолет белгече эзләдек. Ижау шәһәренә дә барып кайттым хәтта. Тик таба алмадык. Туры килүен күр әле, шул елны безнең авылга, пенсиягә чыгып, Мөнир Ногманов кайтты. Ул озак еллар КАИда авимодельләштерү белән шөгыльләнгән.  Яше 70кә таба барса да, көне-төне шушы балалар янында кайнаша, – ди Роберт Галиәхмәтов.


Бер җиңү – ярты миллион


Икшермә кадетларының хәрби-патриотик һәм спорт бәйгеләрендә яуланган уңышлары бихисап. Ике ел эчендә бер сервант кубок һәм Мактау кәгазьләре белән шыплап тулган.

- Ике ел рәттән Татарстанда “Патриот” бәйгесендә беренче урынны алып, республика данын Севастополь һәм Волгоград шәһәрләрендә яклап кайттык. Бүген дә безнең 20 кешелек командабыз “Патроит” та ярышта. Әле менә кичә генә, узган елгы җиңүебез өчен безгә ТИН кабинеты бүләк иттеләр. Ярты миллион сумга җиһазланачак ул класс, – ди Роберт Рәшит улы.

Әйткәнемчә, монда килеп укырга чират торалар. Катгыйлыкны, югары таләпне белә торып! Әмма урамнан кергән һәрберсен түгел, иләктән иләп алына булачак кадетлар. Рус теле һәм математикадан тестны “бишле” гә тапшыргансың икән, кадет формасы сиңа бик тә килешәчәк.

- Минем тагын да күбрәк укучы кабул итеп, аларны тәртипкә, патриотлыка бик тә өйрәтәсем килә. Монда килеп эләккән бала урам баласы булмый инде, – ди мәктәп директоры. – Ул инде Казанда 1 сыйныфта укучы оынгын да 5 сыйныфтан соң монда кайтартырга тели. Тик төп проблема казармада урын җитмәүдә.

Яшәү урыны дигәннән, бу проблеманың чишелеше дә күренә офыкта. Быел  казарманың өченче катын күтәрү эше күздә тотыла. Бу исә өстәмә урыннар һәм теләге булган балаларга мөмкинлекләр ачылу дигән сүз.

[embed]https://youtu.be/9-RJdfrCHp8[/embed]

Чулпан ШАКИРОВА
//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев