Логотип Идель
Белми калма

Игенчеләр сарае – Мәскәүдә!

Мәскәүдә оештырылган ачык һавадагы музейда Сөембикә манарасын, Казан Кремлен, Игенчеләр сараен һәм башка танылган уникаль урыннарыбызны күрергә мөмкин. Татарстан «Россия – миниатюрада» дигән уникаль күргәзмәдә тәкъдим ителгән. Биредә Мәскәү Кремленнән алып, Владивостоктагы Русский утравына кадәрге һәйкәлләр белән танышып була.
25 июньнән 25 октябрьгә кадәр Мәскәүнең Царицыно паркында Россиянең иң танылган 80 тарихы урыны белән хозурланып була. Алар гади генә түгел, бик кечкенә – 1:50 масштабында эшләнелгәннәр.

Анда безнең республиканың архитектура һәйкәлләре дә урын алган. Ачык һавадагы музейда Татарстанның биш танылган урыны белән танышырга мөмкин. Алар: Сөембикә манарасы, Казан Кремле, Игенчеләр сарае, Коткаручы образы хөрмәтенә салынган гыйбадәтханә-һәйкәле (Храм-памятник в честь Нерукотворнного Образа Спасителя), Богоявление Господня соборын (Собор Богоявления Господня) күрергә мөмкин. Алар барысы да бер урында – «Царицыно» музей-тыюлыгында тупланган.

Макетта төрле-төрле архитектура һәйкәлләрен күреп була. Шул исәптән, Мәскәү Кремленең Спасс манарасын, барып җитәр өчен урау юллар узарга туры килгән маякларның берсе – Анива маягын, Кырымдагы Массандровский сараен да. Бер сәгатьлек экскурсия дәвамында биредә булучылар илнең сиксән ноктасына барып кайта алачак, – ди проект авторы Виктор Жиленко.

Россия архитектурасын модельләштерү тарихында бу – иң зур экспозиция. Биредә тәкъдим ителгән объектларның аналогы юк. Объектларның күчермәләре бик төгәл итеп ясалган.

Әлеге күргәзмәне биш ел дәвамында 60 белгеч булдырган. Миниатюралар архитектура пластигыннан ясалган. Ул бизәкләрнең төгәл рәсемен күрсәтергә ярдәм итә икән. Экспозиция күзаллауны киңәйтә, Россия тарихы вакыйгалары белән таныштыра, әхлакый, эстетик тәрбия бирә.

Бу объектлар, паркның үзе кебек үк, Россия Федерациясе Президенты карары белән булдырылган. Ул эчке туризмны популярлаштыру максатыннан ясалган.

Күргәзмәдә һәр 15 минут саен гид белән экскурсия уздырыла. Шулай ук үз смартфонына махсус мобиль кушымта йөкләгән һәркемгә QR-кодлар ярдәмендә дөньяның 25 телендә аудиогидлар тәкъдим ителә. Әлеге парк көн саен 10.00-22.00 аралыгында эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев