«Игелекле китапханә»: укыган китабыңны башкалар белән бүлеш!

Бүген, 27 мартта, Казанда «Игелекле китапханә» дигән хәйрия акциясе башланып китте. Аның дәвамында Казан шәһәре хастаханәләре өчен балалар китапларын җыячаклар.


Акциядә катнашу өчен, үзеңдә булган яхшы хәлдәге яки өр-яңа балалар китабын алып килергә кирәк. Китаплар җыелып беткәч, махсус боксларга тупланып, Казанның балалар хастаханәләренә таратылачак.




Китапларны эш көннәрендә Островский урамы, 23 адресы буенча 16.00-20.00 аралыгында китерергә мөмкин.



Игелек кыл - балага китап алып кил!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: