Логотип Идель
Белми калма

“ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ. 20 ЕЛ ОЧЫШТА” – ЯҢА САЛЛЫ КИТАП

“Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә – 20 ел. Шул уңайдан, аны оештыра торган “Идел” яшьләр үзәге “Иделем акчарлагы. 20 ел очышта” дип исемләнгән җыентык чыгарды. 

Җыентыкта 2000 елдан башлап 2020 елга кадәр “Иделем акчарлагы” бәйгесендә гран-при алучыларның иҗат әсәрләре тупланган. Китапның бер өлешендә авторларның гран-при алган елдагы җыентыкта бастырылган әсәрләре, икенче өлешендә аларның соңы елларда язылган иҗат җимешләре урын алган.

“Идел” яшьләр үзәге директоры Зөлфия Ибләминова:

– Әлеге китапта 24 авторның әсәре басылды. Кайбер авторларны эзләп тә йөрергә туры килде. Араларында Башкорстанда яшәүчеләр дә бар, – иде.

Шагыйрь Рифат Сәлах 2006 елда гран-приясе  булган:

– Кайсы гына гран-при иясен алсак та, алар -  татар әдәбиятында үз урыннарын  тапкан шәхесләр. Үзебез дә шушы бәйгедән үсеп чыккан кешеләр. Ымсынып, омтылып өйрәнеп киттек. 21 гасыр әдәбияты шушы китаптан башлана. Шушыннан карап укыгыз, өйрәнегез, – диде ул китап турында.

Җыентык 500 данәдә дөнья күргән. Спикерлар әйтүенчә, ул сатуга чыгарылмаячак:

– Без аны, иң беренче чиратта, авторларга таратабыз. Шулай ук үзебезнең башка проектларда катнашучыларга, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә, китапханәләргә таратылачак, – диде Зөлфия Ибләминова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев