ЯҢА ИСЕМ: ЯШЬ КАЗАН ҖЫРЧЫСЫ АЛСУ МАНСУРОВА ТӘҮГЕ ҖЫРЫН ТӘКЪДИМ ИТӘ
«Телгәләү» синглы, бер яктан, сызлану, чәлпәләрәмә килгән хыяллардан бушану булса, икенче яктан – ул протест.
Al Su җыр турында: «Телгәләү» — тәүге җимешем. Гашыйк булуның югары ноктасында, бер сулышта язылган җыр. Сүзләре – яшь шагыйрә Гүзәл Закированыкы, көе үземнеке. Ничек булды бу: март аендамы икән, шулай берәүгә җавапсыз гашыйк булып йөргән вакытта, Гүзәлең сәхифәсендә шигыренә юлыктым. Ул юллар минем халәтне шуның кадәр төгәл тасвирлый иде... Шунда ук инструмент артына утырдым, көе туды. Гүзәлгә яздырып җибәрдем, ошатты. Апрельдә продюсерым Ильяс Гафаров белән «демка»сын яздырдык. Җәй бик тыгыз булгангамы, җырга көз генә кайттым. Талантлы яшь музыкант, Juna һәм GAUGA рок-төркеме гитаристы Марат Шәяхмәтовка аранжировкасын ясарга тәкъдим иттем.
Сингл барлык музыкаль мәйданчыкларда бар.
Теги: музыка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев