Логотип Идель
Белми калма

ИҢ КЫЙБАТЛЫ ҺӘМ ИҢ АРЗАНЛЫ РОССИЯ ВУЗЛАРЫ – ТАТАРСТАНДА

“Социаль навигатор” мәгълүмати-агарту проекты Россиядәге уку өчен түләү иң кыйммәтле һәм иң арзан булган вузларны ачыклаган.

Иң кыйммәтле Россия вузы булып Иннополис Университеты тора. Анда уку өчен түләү 1,2 миллион сумга җитәргә мөмкин. Иң арзанлы уку йорты – Россия ислам институты. Биредә уку өчен түләү – 20 000 сум.

Иң кыйммәтле вузлар арасында икенче урынны Мәскәүнең Икътисад югары мәктәбе алган (биредә елына 660 мең сум түләргә кирәк булган белгечлекләр бар). Өченче урында – МГИМО, биредәге белгечлекләр 574-648 мең сум арасында тирбәлә. Шулай ук иң кыйммәтле вуз булып Мәскәү дәүләт консерваториясе дә санала, биредә уку өчен елына 574 мең сум акчаны чыгарып салырга кирәк булачак.

Төбәкләр арасында иң кыйммәтлесе булып Саха – Якутия Республикасы санала. Биредә уку 293 мең сумга төшә, икенче урында – Камчатка крае, якынча 284 мең сум, Мәскәү исә өченче урында – 260 мең сум.

Әлеге тикшеренү үз эченә 498 дәүләт, 158 дәүләтнеке булмаган вузларны үз эченә алган. Былтыр иң кыйммәтле һәм иң арзанлы вуз арасында да Татарстанныкына тиңнәр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев