I "Күпмилләтле Казан көе" фестивале гөрләде

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында I "Күпмилләтле Казан көе" фестивале гөрләде. Зур сәхнәдән күпмилләтле Татарстаныбыз башкаласында яшәүче 10-лап халык вәкилләре үз моңнарын сузды, аларга «Tatarica» оркестры ярдәм итеп торды.

Фестиваль кунакларын, катнашучыларын Фестивальне оештыруга ярдәмен керткән мөхтәрәм кунаклар да сәламләде.

Милли көйләр тулысынча халыкның тормыш-көнкүрешен, күңелен сурәтләп бирергә сәләтле. Аларга әле халыкның милли уен кораллары да кушылса... Казаныбызда яшәүче милләтләр вәкилләренең узара дус-тату яшәве күңелле фал, - дип белдерде Казан шәһәренең Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

I "Күпмилләтле Казан көе" фестиваленә 50-дән артык катнашырга теләк белдерүче гариза кабул ителгән. Татар, рус, якут, әрмән, украин, казах, еврей, башкорт, мари һәм кыргыз халыклары милли мирасларын зур сәхнәдән тәкъдим итә алдылар. Фестивальдә, чын мәгънәсендә, гаилә мохите хөкем сөрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1613
    0
    6
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    498
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 16:58
    ПП ХАЧАПУРИ РЕЦЕПТЫ Нәрсәләр кирәк булачак?
    404
    0
    0

Блоглар