Җиңү көне уңаеннан, Казанның Кремль яр буенда тынлы оркестрлар чыгыш ясый

6 майда Татарстан башкаласының Кремль яр буенда " Җиңү музыкасы паркларда һәм скверларда" фестивале булачак. Бер мәйданда республиканың барлык тынлы оркестры җыелачак.

Татар-информ хәбәр итүенчә, фестиваль "Тарихи хәтер" федераль проекты кысаларында уза.

Мондый фестивальне булдыру уе Казан консерваториясе студентларында туа. Проект авторы – консерваторияне тәмамлаучы Мария Ватагина. Әлеге яшьләр инициативасын ТР Мәдәният министрлыгы, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитет җитәкчеләре, Казан дәүләт консерваториясенең ректораты, Кремль яр буе администрациясе һәм “Тынлы җәмгыять” ассоциациясе хуплый.

Фестивальдә Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Алабуга, Азнакай, Мамадыш, Шәмәрдән, Кукмара, Мөслим оркестлары чыгыш ясаячак. Шулай ук башкала коллективлары: Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең, И. В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллиятенең тынлы оркестрлары һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада-джаз оркестры да катнашыр дип көтелә.

Моннан тыш, концертта солистлар, хореографик һәм вокаль коллективлары булачак. Масштаблы фестивальнең катнашучылары арасында Казан сәнгать училищесы студентлары да көтелә. Алар көн дәвамында тематик картиналар ясаячак.

Танылган җырлар һәм көйләрне тыңлап, бәйрәм атмосферасына чуму өчен,  барлык теләүчеләрне дә чакыралар. Чара 11.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 март 2021 - 10:13
    «МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
    735
    0
    0
  • 3 апрель 2021 - 16:45
    ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
    435
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    369
    0
    0

Блоглар