ИҢ ЕШ АВЫРУЧЫ ҺӨНӘР ИЯЛӘРЕ
Тикшерү уздырганнанр да, иң еш авырый торган һөнәр ияләрен ачкылаганнар. Алар арасында кемнәр бар?
Төрле һөнәр ияләре арасында иң еш авыру буенча укытучылар икенче урынга чыккан. Беренче урында - IT өлкәсендә эшләүчеләр. hh.ru порталы уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шундый.
Әлеге портал мәгълүматларына күз салсак, шуларны белергә була: эшли торган Россия кешеләренең һәр өченчесенең йөрәк яки кан тамырлары белән бәйле авыруы бар. Һәр дүртенчесе – терәк-хәрәкәт аппаратындагы авырулардан интегә, һәр бишенчесенең ашказаны авырта.
Шулай ук тикшеренүдә башка фактлар да ачыкланган:
– иң еш таралган аврулар булып грипп һәм ОРВИ (77%) тора. IT юнәлеш буенча эшләүчеләр аны аеруча еш (90%) эләктерә икән, аннан укытучылар (86%) һәм медицина хезмәткәрләре (77%) килә.
– сәламәтлекне саклау өлкәсендә эшләүчеләр, укытучылар йөрәк-кан тамыры авырулары белән еш авырый: 29% медицина хезмәткәрләре һәм 26% укытучылар.
– ашказаны авырулары да еш очрый: 25% программистлар һәм система администраторлары, 21% медицина хезмәткәрләре һәм 20% укытучылар.
Профилактик медицина институтының фәнни хезмәткәре Ольга Молчанова фикеренчә, хастаханә һәм мәктәптә эшләүчеләрнең болай еш авыруының сәбәбе булып киеренке халәт һәм стресс тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
Нет комментариев