Логотип Идель
Белми калма

Җиңел сулап була: БДИлар артта калды

Ниһаять, ул көн килеп җитте. Рәсми рәвештә, БДИның төп дулкыны 1 июльдә тәмамланды. Әлеге имтиханнарның үткәрелүе турында якынча нәтиҗәләр дә ясалды. Хәер, БДИдан кала, Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) һәм Бөтенроссия тикшерү эшләрен дә анализлаганнар.

– Быелгы БДИның нәтиҗәләре узган елгы белән бер дәрәҗәдә. Бу исә имтиханның тотрыклы, үтә күренмәле, объектив булуын сөйли. Сынауларның якынча анализы да ниндидер кискен үзгәрешләр булуын күрсәтми, – дип аңлата Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов.

Аның сүзләренчә, 2019-2020 уку елында да имтиханнар уздыру, аның эчтәлеге ягыннан әллә ни үзгәрешләр көтелми. Бары тик информатика һәм ИКТ фәне буенча гына БДИ язу компьютер форматына күчәргә мөмкин. Башта аңа апробация уздырылачак. Аның нәтиҗәсендә, бу фәннән БДИны компьютерда тапшыруга күчү турында карар кабул ителәчәк.

ТДИ исә быел да гадәти режимда уздырылган. “БДИдан аермалы буларак, без аның объективлыгы турында борчылабыз. Аның турында Рособрнадзорның кайнар линиясенә шалтыратулар да моңа дәлил. Имтихан тапшыручы укучыларга бушлай яки акчалата ярдәм итү әлеге сынауның объектив булмавын, педагогик хезмәткәрләрнең гаделсезлеген күрсәтә”, – ди җитәкче.

Быел Бөтенроссия тикшерү эшләрендә 4, 5, 6, 7, 10, 11нче сыйныфтан 5,5 миллион укучы катнашкан. 2020 елда бу эшкә үзгәрешләр кертеләчәк. 4-7, 11нче сыйныфлар өчен контроль-тикшеренү материалларына әзерләячәкләр.

Бөтен имтихан кампаниясенең тулы нәтиҗәләре сентябрь-октябрь аенда Бөтенроссия киңәшмәсендә ясалачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев