Белми калма
Холера, тиф һәм вируслы инфекцияләр! Ярмаган урында су коенсаң...
Татарстанда су коену сезоны ачылуга карамастан, су коенырга ярый торган урыннар юк диярлек.
Быел Татарстанда барлыгы 11 пляж ачылырга тиеш. Бу - бары тик әлеге урыннарда гына су коенырга яраячак дигән сүз. Тик кызганыч, бүгенгә бары тик ике пляжда, Әлмәт һәм Түбән Камада гына андый рәсми рөхсәт бар. Ә башка пляжлар кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч булып кала бирә.
– Рөхсәт ителми торган урыннарда су коену шактый начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Әлеге урыннар ял итү өчен каралмаган, су асты өйрәнелмәгән, су сыйфаты да ышаныч тудырмый. Әлеге су аша шактый гына куркыныч авырулар йогарга мөмкин. Гепатит А, тиф, энтерит һәм энтероколит, холера әнә шундыйлардан, - дип кисәтә Татарстан Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Су коену тыелган урыннарда гадәттән тыш хәлләр дә ешрак була. Мәсәлән, быел инде ике бала су корбаны булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев