Логотип Идель
Белми калма

Хокук белгечләрен “Юридик диктант” көтә!

Соңгы ике айда диктант "яңгыры ява", дисәк тә була. Декабрь дә искәрмә түгел. Тиздән Бөтенроссия юридик диктанты булачак. Аны Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге уздыра.

Диктантның төп максаты – Россия халкының хокук грамотасын белүне тикшерү. Җитмәсә, бу контроль эшне язып, үзеңнең хокук өлкәсен ничек белгәнлегеңне дә ачыклап була.

Диктант 9 декабрь 10.00 – 12.00 аралыгында
Казанның 5 вузы мәйданчыгында уздырыла:


1.​ Казан федераль университеты (Кремль урамы, 18) (тел. 233-71-38);

2.​ Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы (2нче Азино урамы, 7а) (тел. 202-26-59 (доб. 217);

3.​ Казан инновация университеты (ИЭУП) (Зайцев урамы, 15, 17) (тел. 231-92-90 (вн.1277), 8-917-896-92-09);

4.​ ТИСБИ университеты (Мөштәри урамы, 13) (тел. 294-83-22);

5.​ Россия Юстиция министрлыгы каршындагы хокук академиясенең Казан филиалы (Ф. Әмирхан урамы, 12а) (тел. 520-45-65).

Диктантта 14 яшьтән олырак булган һәркем катнаша ала. Мәйданчыкларга паспортың белән килергә кирәк. Язма эштә 30 бирем булачак. Алар Россия Федерациясенең Конституциясен, хокукның аерым тармакларын, юридик терминнарны белүгә багышлана.

Элемтә өчен телефон: Паймухин Валентин Борисович (тел. 272-45-45), электрон почта: ajurrt@mail.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев