Логотип Идель
Белми калма

Хастаханә палатасында да – БДИ!

11нче сыйныфны тәмамлаучыларга БДИдан качып котылыйм, димә. Имтиханны кайчак көтелмәгән шартларда тапшырырга туры килә аларга. БДИ сине әллә кайдан “табарга”, артыңнан “куып җитәргә” мөмкин.

Кукмара районының чыгарылыш сыйныф укучысы Зөлфия Гыйләҗевага БДИны хастаханәдә язарга туры килгән. Кызны дәвалаучы табиб укучыга хастаханә шартларында имтихан тапшырырга рөхсәт иткән. Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең кардиология үзәге палатасында язган ул сынауны. Биредә математикадан Бердәм дәүләт имтиханы пунктын булдырганнар.

Зөлфия тын кысылу, тын бетү, хәлсезлек белән чагылган каты авырудан интегә. Сәламәтлеге буенча аңа имтихан тапшырырга 4,5 сәгать вакыт бирелгән. Бу гадәти сынау вакытыннан 1,5 сәгатькә артыграк. Әлеге вакыт дару эчү, дәвалау процедураларын алу өчен кирәк икән. Зөлфия математика биремнәрен 1 сәгать эчендә башкарып чыккан. Укучы өчен әлеге фән җиңел бирелә икән, шуңа ул әллә ни борчылмаган. Шулай ук укучы рус һәм инглиз теленнән БДИ тапшырган.

Зөлфия быел сәламәтлеген ныгытачак, киләсе елдан гына укырга керәчәк. Кыз алтын медальгә дәгъва кылган, олимпиадаларда актив катнашкан.

Кукмара районы Мәгариф идарәсенең күчмә рәвештә БДИны беренче тапкыр уздыруы икән. Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә мондый мөмкинлек тудырганнарына рәхмәтләрен җиткерәләр. БДИны хастаханәдә оештыру өчен Республиканың белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәгеннән рөхсәт алганнар. Кагыйдә буларак, камералар урнаштырылган, палатада ике оештыручы эшләгән. Барысы да гадәти режимда үткән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев