ХАЛЫК АРТИСТЫ АЙДАР ГАЛИМОВНЫҢ КЫЗЛАРЫ ЭЧКЕ КИЕМ РЕКЛАМАЛЫЙ

Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның кызлары Гүзәл белән Айгизә киемнәр сата башлаган. Бу киемнәрне алар үзләре киеп фотога төшә һәм Интернетка урнаштырып бара.

“Инстаграмдагы “Мин – декретта утыручы әни, социаль челтәрләрдә комментарийлар язып акча эшлим”, дигән тәкъдимнәрне хәтерлисезме? Ә миңа беркем дә берни дә тәкъдим итмәгәч, акча түләмәгәч, мин үзем акча эшләргә булдым. Үзем генә түгел, минем Айгизәм белән. Мин – декретта утыручы яшь әни, ләкин мин, хатын-кыз, һәрвакыт матур булырга тиеш, дип әйттем һәм әйтәчәкмен. Хәзер Уфа кызларына ничек ярдәм итә алачагымны беләм! Хәтта баланың подгузнигын алыштырып, икенче кулың белән аш пешергәндә дә, эштән кайткан ирең сиңа кабат гашыйк була ала! Мин Россиянең киемнәр җитештерүче эре оешмалары белән хезмәттәшлек итәм. Бу өйдә кия торган гади генә киемнәр түгел, ә матур киемнәр. Әйләнә-тирәдәгеләр дә “Так красиво!” диячәк. Әлегә без техник режимда эшлибез, безнең команда зур түгел. Әмма барысы да алда!” – дип язган Гүзәл Галимова.









Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    505
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 14:35
    ЙӨРӘК СЕРЛӘРЕ (ХИКӘЯ) Ниһаять көтеп алынган гашыйклар көне  килеп җитте. Барысы да бер-берсеннән яшерә-яшерә бүләкләр әзерлиләр. Ясминә дә бу көнне зарыгып көтте. Аңа күптәннән инде Нияз ошый. Ул аңа яшерен генә бүләк әзерләде.  Ләкин ул бүләкне ничек бирергә икәнен генә һич уйлап таба алмады.
    411
    0
    0
  • 18 февраль 2021 - 16:58
    ПП ХАЧАПУРИ РЕЦЕПТЫ Нәрсәләр кирәк булачак?
    408
    0
    0

Блоглар