Логотип Идель
Белми калма

Хәния Фәрхигә атап туганы БӘЕТ язган


Хәния Фәрхинең Айгөл Сәлимгәрәева исемле туганы вКонтактеда «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» дигән.




Хәния апа бәете


Күңелем калды моңнарда,
тәннәрем калды гүрдә,
сез, дип яшәдем, туганнар,
сез, дип яндым бу җирдә...

Кошлар китә диләр көзен,
ә мин җәен югалдым...
Кошкай бәхете тимәде,
яшәпләр дә туймадым...

Яшьлекләрем кайда калды?
Нинди тарафта икән?
Бергә үткән сукмакларны
үләннәр басты микән?

Мәскәүләрдән кире кайтып,
иҗат юлын башладым.
Үз бәхетемне очрадым,
парлы булды канатым.

Казан-Үфа арасына
тузан төшерми идек.
Чәчәкләргә күмелепләр
күпме хөрмәтләр күрдек...

Мин бәхетле идем, дуслар,
сез булдыгыз янымда.
Ачы сагыш килгән мәлдә
жәлләмичә җанын да.

Туганнарым, дип яшәдем,
сагыныплар туймадым...
Озак күрешми торганда
мин бит сезне уйладым.

Минем гаиләм - минем терәк,
балаларым - алтыннар,
салдым сезне сагышларга
күңелем тулы ялкыннар...

Җәйнең матур көннәрендә
кайттым туган ягыма,
әниемнең кочагында
назланырга тагын да.

Нинди бәхетле мизгелләр
калды ерак-еракта,
йөрәккәем сизде микән
соңгы ялкын учакта.

"Син дөньяда яши", диеп
өзелепләр җырладым.
Кышкы чиянең тәмедәй
булды үткән юлларым.

Суларга төшеп югалдым,
әллә күзләр тидеме...
Әллә кошлар артларыннан
җанкайларым киттеме?

Дөнья булгач - барсы бүлды,
аерылу, ялгышлар.
57 яшьләремдә
алып китте язмышлар.

Күп сынады мине язмыш
кайгыларны күп күрдем,
шул сынаулар арасында
үз бәхетемне үрдем.

Өздерепләр җырлар идем
күңелем тулы моң-дәрья.
Кайда калды исән чагым,
сау чагым калды кайда?!

Кара гүрләр авыр икән,
сагынам сезне, дуслар...
Толым-толым чәчләремне
чишмә сулары юар.

Моңнарымны онытмагыз,
җырларымны җырлагыз,
исән чактай кадерләгез,
күңелләрдән җуймагыз.

Минем рүхым яши җирдә,
кояш булып балкысын.
Изге җомга иртәсендә
догалардан калмасын.

Кунак булып яшибез шул,
тыйнак булып китәсе,
нинди гамәлләр кылсак та
җитә китү иртәсе.

Сагынсам да, булмас инде,
кайтулар юк сезләргә,
җаным тынычлыклар сорап
чыга үткән эзләрдән.

Өзгәләнмәгез, туганнар,
вакыт яралар юа.
Бәхетле булып яшәгез
бү фани дөньяларда...
Бергә үтәр юлларда
куллар булсын кулларда...


Берничә ел элек Башкортстанның Борай авылыннан Мәсүфә Әюпова атлы ханым Хәния Фәрхигә багышлап шушы юлларны язган иде:

Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган бәет


http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев