Логотип Идель
Белми калма

ГҮЗӘЛ УРАЗОВА БАЛАЛАР ӨЧЕН ПРИЮТЛАРНЫ «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНА ЯЗДЫРДЫ

Билгеле булганча, хәзерге вакытта «ТАТМЕДИА» компаниясендә республика газет-журналларына икенче яртыеллыкка язылу чоры бара. Шунысы мөһим, сез яраткан газет яки журналыгызга өйдән чыкмый гына языла аласыз.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова үзе һәм гаиләсе кызыксынып укыган матбугат чараларына гына язылып калмады, ә республика балалар йортларын яшүсмерләрнең яраткан журналы «ЯЛКЫН» белән дә сөендерде.

Шулай итеп, Балык Бистәсе районындагы «Акчарлак», Чаллыдагы «Асылташ», Аксубай районындагы «Мечта», Әгерҗе районындагы «Ласка» һәм Саба районы «Тургай» социаль приютларында тәрбияләнүче балалар Гүзәл Уразова ярдәме белән киләсе ярты елда ай саен яраткан журналларын укып сөенәчәк.

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Бүген бер ничә сәгатьтән безнең you tube каналында ТАТНЕФТЬ-АРЕНАДА узган концерт башлана!! Хәерле көн дуслар! Изгелек җирдә ятмас дигәннәр безнең ата бабаларыбыз. ? Буген мин өйдән чыкмый гына социаль акциядә катнашырга булдым эле. www.tatmedia.ru/podpiska татмедиа сайты аша ,Әниемә һәм республикабызның картлар йортларына "Сөембикә" журналын , ә инде төрле районнарда урнашкан балалар йортларына "Ялкын" журналын яздырдым. Бүләкне яки күчтәнәчне бер бирәсең дә, онытыла, ә газета-журналлар ярты ел буе ай саен балалар һәм картлар йортына килеп торачак. Минемчә, иң яхшы бүләк шул... ?Әйдәгез милли матбугатыбызны ,һәм телебезне бергэлэп саклыйк. Сездэ язылыгыз: онлайн www.tatmedia.ru/podpiska #сөембикәжурналынукы #ялкынжурналы #казанутлары #сэхнэ #гузельуразова

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

«Ялкын» журналына һәм «ТАТМЕДИА»ның башка матбугат чараларына өйдән чыкмый гына язылу бик җиңел. Моның өчен http://tatmedia.ru/podpiska/ сайтына керергә һәм тиешле газет яки журналны сайлап, язылу төймәсенә басарга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев