Логотип Идель
Белми калма

Горки-Әмәт паркында - памп-трек, воркаут һәм этләр өчен махсус мәйданчыклар

Горки-Әмәт паркында памп-трек, воркаут һәм этләр өчен махсус мәйданчыклар булдырылачак. “Соңгысы аңлашылды, ә менә алдагы икесе ни дигән сүз?” дип аптырап утырасыңмы? Юкка аптырама, хәзер барасын да аңлатабыз. 

Памп-трек – чокыр-чакыр, күтәртмәләрдән гыйбарәт булган (ягъни тигез юл бөтенләй юк) махсус велосипед юлы.



Воркаут – турник, борысларда төрле күнегүләр ясаудан гыйбарәт булган спорт төре. Воркаутта төп басым үз авырлыгың белән идарә итүгә һәм чыдамлылылыкка өйрәнүгә ясала.



Казан мэриясе хәбәр итүенчә, Горки-Әмәт ял паркын төзекләндерүнең икенче этабы ахырына якынлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев