Логотип Идель
Белми калма

«ГЛАГОЛИЦА» БӘЙСЕЗ ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕ ЯҢА СЕЗОНЫН АЧЫП ҖИБӘРӘ!

Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.

«Глаголица» – үзеңне таныту өчен менә дигән мөмкинлек:

– финалистларның әсәрләре чын китапта – Альманахта басылып чыгачак

– конкурс эшләре республикабызның балалар журналларында дөнья күрәчәк

«Глаголица» – иҗади талантыңны шомарту мөмкинлеге:

120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар

– Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак.

– «Әдәби һөнәрханә» дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышачак.

«Глаголица» – кызык һәм күңелле:

– монда яңа дуслар табарсың

– яшь каләмдәшләрең һәм әйдәманнар белән Казанны гизәрсең

– осталар белән бергә истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар ясарсың

«Глаголица» – искиткеч бүләкләр оту мөмкинлеге:

– бүләкләү фондында 36 электрон планшет

– 36 кече китапханә

– Гран-При ияләренә 8 Бәллүр ябалак бар

Тизрәк www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне конкурска җибәр. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне көтеп кала!

P.S. www.glagolitsa-rt.ru сайтында «Глаголица» премиясенең положениесе белән танышмый калмагыз. Сорауларыгыз булса, glagolitsa-rt@yandex.ru оештыру комитетына хат языгыз йә +7 (843) 561-06-12 телефонына шалтыратыгыз.

Эшләрне кабул итү 17.09.2021 көнне тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X