Логотип Идель
Белми калма

ГАЛИМНӘР СӨТ ПРОУКТЛАРЫ НИНДИ АВЫРУЛАРДАН САКЛЫЙ ИКӘНЕН АЧЫКЛАГАН

Италия галимнәре үткәргән тикшеренүдә ачыкланганча, сөт продуктларын куллану икенче типтагы шикәр диабетының үсеш куркынычын киметә, дип хәбәр итә Express басмасы.

Диабетның бу төре иң еш очрый торган авырулар рәтендә. Ул ашказаны асты бизе дөрес эшләмәгәндә яки җитәрлек күләмдә инсулин матдәсен бүлеп чыгара алмаган очракта барлыкка килә.

Белгечләр рационга үсемлек нигезендәге ашамлыкларны, әйтик, яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле арыш ризыкларын, зәйтүн маен кертергә киңәш итә. Шулай ук күпчелек хайван продуктларын куллануны чикләргә кирәк, ди алар, чөнки хайван протеинының барлык чыганаклары да бертигез файдалы түгел.

Неаполитан университеты докторы Аннализа Гиосу хезмәттәшләре белән берлектә тикшеренүләр үткәргән, һәм көненә бер стакан сөт икенче типтагы диабет үсеше куркынычын — 10% ка, ряженка, кефир һәм эремчек — 5% ка, йогурт — 6% ка, ә майсыз сөт продуктлары 3% ка киметә дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу продуктлар аз күләмдә генә файдалы, рационны һәрвакыт контрольдә тотарга кирәк, дип ассызыклый белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X