Логотип Идель
Белми калма

ГАДЖЕТЛАРНЫ КҮП КУЛЛАНУ БАШ МИЕ ӨЧЕН КУРКЫНЫЧ

Күптән түгел уздырылган тикшеренү күрсәткәнчә, гаджетларны артык күп куллану баш миенә начар тәэсир итә икән. Тулырак безнең язмада.

Нәрсә була?

Смартфон һәм компьютерларны артык күп куллану баш миен ялыктыра. Нәтиҗәдә, бу депрессия һәм деменциягә китерергә мөмкин. Япония галимнәре әнә шундый нәтиҗәләр ясаган.

«Окумура» дип исемләнгән хәтер клиникасы директоры Аюми Окумура әйтүенчә, хәтерләре начар кешеләрнең саны артканнан арта бара. Бу проблема еш кына 30-60 яшьлек кешеләрдә күп күзәтелә.

Бу тенденцияне  табиблар гаджетлар куллануга бәйле дип аңлата. Чөнки гаджетлар безнең баш миебезне артык мәгълүмат белән “тутыра”. Окумура: “Баш мие моның кадәр мәгълүматны эшкәртеп өлгерә алмый һәм “чүплек”кә әйләнә”, - ди.

Симптомнар нинди?

Мәгълүмат артык күп булганда беренче чиратта  баш миенең маңгай турысындагы префронталь өлешенә зыян килә. Ул мәгълүматны тәртипкә салу, карарлар кабул итү, хәтер өчен җавап бирә. Тишкренүдә катнашкан тагын бер галим, нейрохирург Есикуни Эдагава: “Мондый вакытта кеше гади урында да хаталар җибәрә башлый, мәгълүматны начар үзләштерә, мотивациясе кими”, - ди.

Нишләргә?

Баш миен ялыктырмас өчен галимнәр менә нәрсәләр киңәш итә: компьтерда эшләгәндә, телевизор караганда, ашаганда смартфон кулланмагыз. Шулай ук йокы сәгатен арттырыга мөмкин, ди алар. Бу вакытта баш мие “ял итә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев