Логотип Идель
Белми калма

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘДӘБИ МУЗЕЕНДА «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР» АВТОБИОГРАФИК ПОВЕСТЕ БУЕНЧА КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛА

2019 елның 6 декабрендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең «Исемдә калганнар» автобиографик повесте язылуга 110 ел тулуга багышланган шул ук исемдәге  күргәзмә ачыла.

Халкыбызның яраткан шагыйре Габдулла Тукай әдәби  музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерә торган үзәк булып тора. Музейда Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган экскурсияләр үткәрү белән бергә, кызыклы шәхесләр белән очрашулар уздыру, әдәби-музыкаль кичәләр,  күргәзмәләр оештыру традициясе яши.

Үзенең балачак елларын Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» (1909) автобиографик повестенда ачык гәүдәләндерә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды». Әсәрнең кереш өлеше 1909 елның 29 сентябрендә язылып тәмамлана. Ә 12 ноябрьдә «Исемдә калганнар» исеме белән ул «Үрнәк» матбагасында басылып та чыга. Тышлыкта Тукайның фоторәсеме бирелә.

Г. Тукайның бу автобиографик әсәре, балалар өчен язылмаса да, алар өчен кызыклы, һәм шуңа күрә дә мәктәп программасына кертелгән. Укучылар, шагыйрьнең күп кенә шигырь-әкиятләре белән беррәттән, «Исемдә калганнар» әсәрен дә өйрәнәләр.

«Исемдә калганнар» күргәзмәсендә Казандагы Байназар Әлмәнов исемендәге 3 номерлы рәсем мәктәбе укучыларының Г. Тукайның повестенә багышланган эшләре тәкъдим ителә. Яшь  иҗатчылар рәсемнәрен  нәни Габдулланың хис-кичерешләрен үз күңелләре аша уздырып тирән дулкынлану белән башкарганнар.

Күргәзмә ачылышында мәктәп укучылары, рәссамнар, киң җәмәгатьчелек катнашачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 590-86-67

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев