Логотип Идель
Белми калма

ГАБДЕЛХӘЙ БИКТАҺИРОВ: ХӘНИЯМНЕҢ ТАВЫШЫН ИШЕТМӘС ӨЧЕН ӘЛЕ ДӘ ТЕЛЕВИЗОР, РАДИО КУШМЫЙМ


7 сентябрь - пәнҗешәмбе  көнне, Хәния Фәрхинең кырыгын уздырачаклар. Искә алу чарасы Казан рестораннарының берсендә була һәм анда  җырчының туганнары, хезмәттәшләре, дуслары катнашачак.

Искәртеп үтик, 57 яшьлек татар эстрадасы йолдызы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы 27 июльдә вафат булды. Ул үзенең әнисендә - Башкортстанның Тәтешле районында кунакта була. Бу көнне җырчы үзенең туганнары белән машинада Казанга юл тота. Юлда Хәния Фәрхи аңын югалта, аңа ашыгыч ярдәм чакырлар, ләкин аны исән килеш район хастаханәсенә генә алып килеп җиткерәләр. Анда җырчы тромбоэмболиядән вафат була. Җырчының васыяте буенча аны Казанда җирлиләр.

Без Хәния Фәрхинең ире, "Бәйрәм" ансамбленең директоры һәм продюсеры - Габделхәй Биктаһиров белән хәбәргә чыктык, ул үзенең кайгысы һәм күңел кичерешләре белән уртаклашты, - дип яза "Челнинские известия" газетасы.

"Әле дә, Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио кушмыйм. Аның башка юк икәненә йөрәк ышанмый. Бер тапкыр гына төшемә керде: "авыр, су баса бит", диде. Борчылып, иртән зиратка киттем, чыннан да яңгыр аркасында каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык. Кабер ташына заказ бирдем, анда Хәниянең якты образы сурәтләнүен телим.

Ул искиткеч кеше иде, безнең гаилә бәхете өчен  Казаннан Чаллыга күченде, ул вакытта мин шунда эшли идем. Без танышкан көннең һәр нечкәлекләренә кадәр хәтерлим -  аның зур, нурлы күзләрендә "баттым".

Ул оныгыбыз Рамазанның дөньяга килүен бик көтте, ул безнең икебез  өчен дә язмыштан бүләк булды: безнең туган көннәр арасында туды. Кызганыч, Хәния рәхәтләнеп аны яратып кына кала алмады, аның ничек үскәнен беркайчан да күрмәячәк.

Һәрчак вакыт җитмәде - күп санлы гастрольләр, юлда, гел каядыр ашыктык. Артист язмышы шундый инде. Гаҗәпләнәм, ул ничек барына да өлгерде икән? Сәхнәдә балкырга, кайгыртучан әни булырга... Ул миңа шулкадәр җитми. Бүлмәгә килеп керер дә, үзе генә ясый белгән  чәйне эчәргә чакырыр кебек. Йортыбыз ятим калды, йөрәгемдә дә бушлык".

"Челнинские известия" шулай ук, Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбеленең киләчәге белән дә кызыксынды.

"Бу хакта уйларга да куркам. Безнең коллектив артистлары әлегә ялда. Ләкин шунысын ачык беләм, Хәниядән башка ансамбльнең киләчәге юк, чөнки барысы да аннан, аның талантыннан тора иде. Миннән күп кеше аны кем алыштыра ала дип сорый. Кече кызым Алсу музыка мәктәбен бетерде, җырлый, гитарада, фортепианода уйный. Ул әле хәзердә студент, ике югары уку йортында укый: Уфада көндезге бүлектә - юрист, Казанга читтән торып - экономист һөнәрен үзләштерә. Мөгаен Хәнияне Олы кызы Алия генә алыштыра аладыр -  аның тавышы бик матур, беркемнекенә дә охшамаган, әнисе аны бик мактый иде, диск яздырырга да чакырды. Әмма ул башка юлны сайлады, шулай ук аның гаиләсе дә зур - өч баласы бар. Әгәрдә Алия җырчы булырга теләсә, аңа ярдәм итәчәкмен. Шулай булгач, аның тәвәкәлләп сәхнәгә чыкканын көтәбез".
Фото: Салават Камалетдинов

 //www.intertat.ru//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев