Логотип Идель
Белми калма

Г. Кариев театры: яңа сезон шәп булачак!

4 октябрьдә Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 31-нче сезонын ачты. Бу гади генә ачылыш түгел иде. Яңа сезон, һичшиксез, яңалыкларга, премьераларга бай булачак. Чөнки театр бинасына кергәнче үк тамашачы үзгәрешне тойды. Моны “Ялкын” да үз күзләре белән күреп кайтты.

Иң элек театр бинасы каршында “Алтын битлек” премиясе лауреаты, Кариев театрының баш хореографы Нурбәк Батулла перфоманс күрсәтте. Мәйданның дүрт ягыннан милли киемнәр, түбәтәй-яулык-калфаклар кигән яшьләр Нурбәк каршына атлады. Алар барысы да мәйдан уртасына килеп, “чиксезлеккә” дигән сүзләр язылган сандыкка киемнәрен салды. Ә театр фойесында “Калеб. Яңа дулкын” яшь шагыйрьләренең һәм Болактагы Яшьләр театры оркестры солистларының чыгышлары, Кариев театры артистларыннан җанлы витрина булды.

Соңыннан “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле күрсәтелде. Әлеге постановка Кейт ди Камилло әкияте буенча куелган, аны театр өчен Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Әлеге тамаша “Тантана-2018” премиясенең “Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңеп чыкты. Мәхәббәт, дуслык, кешелеклелек хисләре турындагы бу әкият тамашачыларны битараф калдырмады.

– Сезне яңа сезон белән котлыйбыз. Һәр көнне үзебезнең театрда көтеп калабыз. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Гомумән, 31нче сезонда театр яңа темп белән эшли башлаячак. Премьералар парады әзерләнә, – диде Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Әюпов.

ТАГЫН УКЫРГА:


Кариев исемендәге яшь тамашачы театры АФИШАсы /октябрь /


КАРИЕВ ТЕАТРЫ: ЯҢА СЕЗОНДА БАР ДА ЯҢАЧА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев