Логотип Идель
Белми калма

Футбол чемпионаты вакытында хәзрәтләребез ГТО нормаларын тапшырачак

Казанда футбол рухы хөкем сөрә, урамда чит телдә сөйләшүчеләрне ешрак күрәбез. Туристлар арасында футбол җанатарлары да, журналистлар да бар.

Әлбәттә, Казанга килгән кешегә үзебезнең казанышларыбызны күрсәтеп каласы килә, мактанып та алсаң була. Казанның IT-паркында урнашкан шәһәр медиа-үзәгендә бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады.

[caption id="attachment_27423" align="alignright" width="500"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

– Россиядәге барлык мәчетләрнең 26 проценты Татарстан җирлегенә туры килә. Өстәвенә, без иң төньяк төбәк буларак үзебезне исламның төньяк мәркәзе дип тә атый алабыз, – диде ул. Шулай ук Болгар ислам академиясе барлыкка килү тарихы, башка милләтләрнең дустанә яшәүләренең нигезе бер-береңә хөрмәт күрсәтүдә икәнлеге, Казандагы хәләл кафе-рестораннарның күп булуы турында да сөйләде Камил хәзрәт. Әлбәттә, футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә дин әһелләренең спортка мөнәсәбәте турында да сораулар булды.

– Шәхсән үзем ниндидер спорт төренә җанатуга караганда аның белән шөгыльләнүне өстен күрәм. Футбол матчларын да тулысынча карармын дип әйтә алмыйм. Ахырдан нинди исәп белән уен тәмамланганы, әлбәттә, кызык! – дип сөйләде Камил хәзрәт. – Командалы уеннарга караганда шәхси спорт төрләре, минемчә, мөһимрәк. Мөселманнар диния нәзарәте, гомумән, спортка битараф түгел. Төрле ярышлар даими булып тора. Әле менә 26-27 июнь көннәрендә хәзрәтләребез ГТО нормаларын тапшырачак. Сәламәт мөселман кешесе җәмгыятькә күбрәк файда китерә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев