Логотип Идель
Белми калма

ФӘННИ ЖУРНАЛИСТ БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ? ШӘП ТӘКЪДИМ!

Мондый уй-теләгең булса, аны февраль аенда тормышка ашырып булачак. “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясе «Фәннәр» фәнни журналистика мәктәбен башлап җибәрә. Аның беренче дәресләре 25 февральдә старт ала.

“Фәннәр” – фән турында дөрес һәм һәркемгә аңлаешлы итеп итеп сөйләргә-язарга өйрәтә торган мәктәп. Бүген мәгълүмат яшен тизлеге белән таралса да, аны дөрес итеп җиткерү проблемасы кала бирә.

“Фәннәр”нең төп максаты – Татарстандагы фәнни журналистика сыйфатын арттыру һәм фән һәркем өчен кызыклы һәм әһәмиятле булырга мөмкин икәнлеген күрсәтү. Шушы мәктәп дәвамында аның укучылары теория һәм практик өлешен узачак. Теория өлеше Россия журналистлар, экспертлар, фәнне популярлаштыручылардан мастер-классларны күздә тотса, гамәли өлештә катнашучыларга үзләренең фәнни-популяр материалларын әзерләргә кирәк булачак. Иң яхшы язма һәм видеоматериаллар Россия һәм Казан медиаларында урнаштырылачак.

Мәктәпнең спикерлары арасында “Кот Шрёдинга” фәнни-популяр журналы, АНТРОПОГЕНЕЗ.RU фәнни порталы, «N+1» фәнни-популяр басмасы, «Ученые против мифов» форумы, «Дискурс» бәйсез сәнгати-аналитик журналы, «Космос просто» youtube-каналы вәкилләре, блогерлар бар.

“Фәннәр”дә яшь галимнәр һәм журналистлар катнаша ала. Ул Росмолодежь яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән уздырыла. Анда 45 катнашучы сайлап алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев