Логотип Идель
Белми калма

ФЕДЕРАЛЬ ТРАССАЛАР КОНТРОЛЬДӘ – ТИЗЛЕКНЕ АРТТЫРЫП БУЛМАЯЧАК!

Машинада зур тизлектә җилдерергә яратучыларга әлеге начар гадәтләре белән бик озакка саубуллашырга туры киләчәк. Шушы көннәрдә өч федераль трассада тизлекне өзлексез контрольдә тота торган махсус системалар урнаштырылган.

Әгәр дә тизлекне арттырган өчен штраф түлисегез килмәсә, «Мәскәү – Уфа”, “Казан-Оренбург”, “Казан-Ульяновск” трассаларында юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Чөнки биредә машиналар хәрәкәтен автомат режимда эшли торган 100 махсус җиһаз күзәтә. Әлеге җиһазлар бер-берләре белән тоташтырылган һәм урнашкан урындагы тизлекне генә түгел, ә җиһазлар арасындагы уртача тизлекне дә чутлап чыгара. Ә иң мөһиме, әлеге контроль зонасының 900 километрга (!) кадәр сузылганлыгы билгеле.

- Әлеге җиһазларның контроле бик көчле. Юл йөрү кагыйдәләрен бозарга яратучы йөртүчеләргә радар-детекторлар, фото-, видеофиксация урыннарын күрсәтә торган карталар да ярдәм итмәячәк, - дип кисәтәләр Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

Әйтергә кирәк, ел дәвамында әлеге җиһазлар Татарстандагы төбәк карамагындагы юлларда да урнаштырылачак. Болар: Казан-Шәмәрдән; Чистай - Түбән Кама; Казан - Малмыж; Чаллы – Зәй - Әлмәт, Саескан тавы – Шәле трассалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев