ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ СТАНИСЛАВСКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ХАЛЫКАРА ПРЕМИЯ ЛАУРЕАТЫ

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев "Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" XXII Халыкара Станиславский исемендәге премия лауреаты.

Премиянең лауреатлары исемлегенә шулай ук Мариин театрының генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Евгений Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок, Россиянең халык артисткасы Алла Демидова һәм башкалар керде.

Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Лауреатларга Чехов акчарлагы сурәте һәм Станиславский факсимилесы төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә. Хәзерге вакытта 180нән артык Россия һәм чит ил театр эшлеклеләре Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты исемен йөртә.

2004 елдан башлап Премияне тапшыру тантанасы алдыннан Мәскәү шәһәре хөкүмәте һәм башкаланың мәдәният департаменты ярдәмендә оештырылган "Станиславский сезоны" дип исемләнгән фестиваль оештырыла. Быелгы смотр Россиянең башкаласында 8 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр үтәчәк.

XXII Халыкара Станиславский исемендәге премияне тапшыру тантанасы 2018 елда уза һәм Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1304
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    436
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    406
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019