“Эссеее-ее-ее”: кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

“Уф, эссе...” Соңгы көнәрдә һәр очраган кешедән шушы сүзләрне ишетерегә туры килә. Әлеге эсселек әле озак дәвам итәчәкме?

Шушы көннәрдә Татарстанда бик эссе һава торышы хакимлек итә. 11 май көнне хәтта рекорд куелды. ТРның гидрометеорология үзәге әйтүенчә, Казан метеостанциясендә температура 30,7не күрсәткән. Соңгы тапкыр 11 майда мондый югары температура 1921 елда булган. Югары температуралы һава торышы 16 майга кадәр дәвам итәр, дип көтелә. Бу көннәрдә һава температурасы нормадан уртача 9 градуска югарырак булачак, ди синоптиклар. Пәнҗешәмбегә кадәр температура 27-33 градус тирәсе була, дип фаразлана.
Шул ук вакытта Россиянең ТР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм булу ихтималы турында кисәтә.

Зилә САБИТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1444
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    478
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    450
    0
    0

Блоглар