ЭССЕ КӨННӘР КАЙЧАНГА КАДӘР ДӘВАМ ИТӘР?
Әлеге сорауга җавапны КФУ профессоры бирә.
Бу атнада эссе һава торышы сакланачак. Мәсәлән, 8 июль көнне һава торышы 34, 9ы көнне 33 градуска кадәр җитәргә мөмкин. 10-11 июльдә бераз салкынрак булырга мөмкин, ул көннәрдә һава торышы 5-6 градуска түбәнрәк булуы көтелә.
Атна дәвамында явым-төшемнәр көтелми. 9,10 июль төннәрендә генә яңгыр явып үтү ихтималы бар.
КФУ профессоры Юрий Переведенцев әйтүенчә, июльдә булачак һава торышы турында төгәл мәгълүмат әйтү авыр.
- Тәҗрибә күрсәтүенчә, җәйнең икенче ае һәрчак эссе була, - ди ул, - әмма гадәттә температура уртача 20,5 градусны гына тәшкил итә иде. Быелгы эссе көннәр озакка сузылырга мөмкин. 1972 һәм 2010 елгы җәйләрнең кабатлану ихтималы да бар.
Профессор 7-17 июль көннәрендә һава торышының эссе булачагы турында кисәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев