ЭССЕ ҖӘЙ КИЛӘ! ОЗАККАМЫ?
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына КФУ дагы атмосфера метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, Татарстанда җылы һава торышы 10 көн чамасы сакланачак. – Айдан артык сакланган циклон, ниһаять, китте. Хәзер без югары басым кырында, көньяктан җылы килде. Шуңа күрә бу көннәрдә республикада шактый эссе булачак, - дип ассызыклый белгеч. Аның сүзләренчә, якынча 23 августка кадәр Татарстанда һава температурасы 25-26 градус дәрәҗәсендә сакланачак. "Бу еш кына шулай була: әгәр дә ай башы яңгырлы һәм салкын икән, ай уртасына җылы һава торышы урнаша", - ди Переведенцев. Җылы һава торышы көндез генә түгел, төнлә дә сакланачак. 16 сыннан 17 сенә каршы төнлә - 18 градус, 18еннән 19 ына - 19 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев