Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик укучыларга да сөйләде.
- Радик бу клибыгыз ничек дип атала һәм ни өчен аны түбәдә төшерергә булдыгыз?
- Бу клип “Роза” җырына. Аз гына буш вакыт табылды да, мин әйтәм, “Әйдәгез, җыр язмагач, ичмасам, клип төшерик”, дим. Мәскәүдән егетләрне - операторларны чакырып клип төшерергә булдык.
Һәм ни өчен “Татмедиа” түбәсе – Казанның матурылыгын күрсәтергә иде. ЗАГС түбәсендә дә төшердек, ә бу кадр бөтен Казанны күрсәтә. Матур-матур кадрлар төшерергә булдык, шуңа күрә сезгә кунакка да килеп чыктык.
- Моңсу җырмы әллә, ни өчен болытлы көнне төшерәсез?
- Без кояшлы көн көткән идек, кояш булмагач, аптырап тормадык. Бу җырның темасы моңсурак, шуңа күрә мондый һава торышы бик килешеп тора. Кыш булса да ярый, яңгыр булса да ярый.
- Уңышлы килеп чыкты дип саныйсызмы?
- Анысын инде халык әйтер. Без бөтен эшкә дә бөтен көчебезне, күңелебезне, йөрәгебезне салабыз бит. Шуңа да безнең өчен ул гел уңышлы һәм, Алла бирсә, халык әйтер, ничек уңышлы килеп чыктымы.
- Бу клипны кайчан күрәбез?
- Бер-ике атнадан.
Нет комментариев