Логотип Идель
Белми калма

ЕЛЕНА ШМЕЛЁВА – КАЗАНДА. ТАТАРСТАН БЕЛӘН УРТАК ЭШЧӘНЛЕК НИНДИ БУЛАЧАК?

Татарстанга эшлекле визит белән «Талант и успех» фонды җитәкчесе Елена Шмелёва килде. Ул 10 сентябрь көнне узган «Экосистема выявления, сопровождения и закрепления одарённых детей и молодёжи в науке, спорте и искусстве» исемле түгәрәк өстәлдә катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина мәгариф системасындагы трендлар турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүгенге көндә белем бирү өлкәсендә персональләштерү, төркемдә эшли белү, материалны яңа форматларда бирү, геймификация мөһим. 

КФУ проректоры Тимерхан Алишев – Татарстанның фән олимпиадасы җиңүчеләре саны буенча Россиядә өченче урында булуын искәртеп үтте. Аның сүзләренчә, быел КФУга 100 балл җыйган 147 абитуриент кергән, аларның яртысы – башка регионнардан.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов яшьләр белән яшьләр идарә итәргә тиеш, дигән фикер җиткерде. Аның фикеренчә, яшьләр парламенты – мондый эшчәнлекнең яхшы үрнәге.

Елена Шмелёва исә Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле күрешү нәтиҗәләре турында сөйләп үтте. Аның сүзләренчә, Татарстан яңа инженерия мәктәпләре төзүдә системалы рәвештә катнашачак. Шулай ук, ул Россиянең 30 регионында югары уку йортлары базасында инженерия мәктәпләре төзеләчәген билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев