Логотип Идель
Белми калма

«ЕЛ СТУДЕНТЫ-2019»: ГРАН-ПРИ ИЯСЕ КЕМ БУЛЫР?

25 гыйнвар Россия студентлары көне булса, Татарстанда бу көнне – аерым бәйрәм. Ул да булса – “Ел студенты” 15нче республика премиясенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Инде 15нче тапкыр уздырылган әлеге премия быел да искәрмә булмаячак. Гран-При иясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлаячак.

Быел конкурска Татарстанның 25 вузыннан (иң активлары – Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Әлмәт муниципаль районы) 300 гариза килгән. Быел иң популяр номинацияләр – “Ел интеллекты” (бер урынга 53 кеше дәгъва кыла), “Ел җәмәгать эшлеклесе” (бер урынга – 35 кеше), “Гран-При” номинацияләре (бер урынга – 30 кеше) булган.

Җитмәсә, Татарстандагы әлеге бәйге Россиянең “Ел студенты”на да нигез булып торды. Моннан биш ел элек Россиянең әлеге премиясе беренче тапкыр нәкъ менә Татарстанда уздырыла башлаган иде дә инде.

Тимур Сөләйманов, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының беренче урынбасары:

2005нче елдан бирле уздырыла торган бәйгегә ажиотаж артканнан-арта бара. Әгәр ул вакытта бу бәйгедә бары тик 9 номинация булса, хәзер – 18. Бүген “Ел студенты” – студент тормышының бөтен якларын колачлаган премия. Бу – перспективалы студентларның исемнәре атала торган трибуна. Моннан тыш, әлеге премия үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтү мәйданчыгы да. Мисал өчен, кайбер студентлар шушы бәйгедән соң Татарстан Дәүләт Советы депутатларына әверелә. Үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтеп, алга таба үзеңне табу мәйданчыггы да әле “Ел студенты”.

Министр урынбасары үзе дә 2005нче елда әлеге премиядә катнашып, Гран-При алуга ирешкән. Аның өчен иң мөһиме танылу һәм статуэтканы алу булган. Бүген алардан тыш, Гран-При иясе дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай уку мөмкинлегенә ия була. Шуңа да аны республикабызда иң дәрәҗәле премия, дип атыйлар. Быел бу бүләкне җиңүчегә Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырачак. Гран-Прия ияләре бер ел уку өчен еш кына Европа һәм Америка вузларын сайлый икән. Кыска уку программасын сайлаучылар да бар. Мисал өчен, Андрей Анисимов 3 ай уку өчен – АКШның Небраска штатын. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә быел – 15 000, ә Гран-При иясенә 50 000 сум акча тапшырылачак. Шулай ук бәйгенең иганәчеләреннән дә бүләкләр көтелә.

Былтыр “Ел студенты”ның презентацияләр этабы вакытында жюри әгъзаларының компетентлы булмавы аркасында тавыш та чыккан иде. Быел мондый хәлне булдырмый калу өчен, жюри әгъзалары “Студентлар лига”сының Президиум утырышында ук расланган икән.

Киләсе, 16нчы “Ел студенты” республика премиясе бераз үзгәрешләр кичерәчәк. Аның үзең килеп катнаша торган этаплары тагын да төгәлләштереләчәк. Мисал өчен, “Ел спортчысы” номинацияcендә көч сынашкан студент – спорт юнәлеше, “Ел җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә үзен сынаган студент мәктәп укучыларына мастер-класс күрсәтергә тиеш була. Оештыручылар фикеренчә, бу катнашучыларны тагын да объективрак бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев