Логотип Идель
Белми калма

«Экран буенча консультант» смартфоннан биздерә!

Америка ата-аналары чаң суга: балаларны смартфоннардан аерып алу көннән-көн мөмкин түгел хәлгә әйләнә бара. Экраннарга көннәр буе текәлеп утыручы балаларның ата-аналары хәтта махсус кешеләргә мөрәҗәгать итәргә - «экран буенча консультант»лар ялларга мәҗбүр булган. Бу күренеш хакында The New York Times басмасы язып чыккан.

«Экран буенча консультант» белгечләре фикеренчә, ата-ана балаларын башта теге яки бу әйбер белән дөрес кулланырга өйрәтергә тиеш, аннан соң гына кулларына тапшырырга. "Мәсәлән, сез бит пычак белән ничек кисәргә өйрәтмичә, балагызга пычак тоттырмыйсыз, яки башка көнкүреш техникасын", - ди алар. Шуңа күрә балаларны смартфон белән эш итүне дә башта өйрәнүдән башларга кирәк. «Экран буенча консультант»лар нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә дә.


«Экран буенча консультант» хезмәтен, гадәттә, балалар белән эшләүдә бай тәҗрибәсе булган укытучылар һәм психологлар башкара икән. Аларның фикеренчә, мондый ярдәмгә мохтаҗ балалар аудиториясе бик зур һәм хәзерге вакытта булган белгечләр саны җитми.


Сиэтл шәһәрендә яшәүче Глория Де Гаетано шундый консультант булып эшли. Ул да мондый ярдәм таләп итәлә торган гаиләләрнең саны бик күп, ди. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да ярдәм итерлек мөмкинлеге булмаганлыктан, ул Ата-аналарны укыту Институты ачып җибәрә. Әлеге укыту оешмасы кысаларында ул ата-аналарны җыеп, балалар белән мөстәкыйль рәвештә эшләргә - компюьтер, смартфон, планшет экраннарыннан биздерергә өйрәтә. Аның курсларын узган шундый тренерлар саны 500 дән арткан икән инде. Глория Де Гаетано сүзләренчә, хәзер кешеләр машина кебек уйлый, машина кебек автомат рәвештә яши. Мондый мохиттә сау-сәламәт балаларны үстерү мөмкин хәл түгел.

Чикагода шундый тренер булып эшләүче Кэра Поллард шакката: "Миңа килүче олыларның күбесе үзләре дә телефонсыз яши белми, үзләренең гаджетларсыз узган балачакларын алар бөтенләй оныткан, диярсең. Алар миңа килгәндә балалары белән гаджетларсыз ничек тулы бер көн уздырып булганлыгый бөтенләй аңламаган килеш киләләр".


Экран буенча белгечләр биргән киңәшләр арасында мондыйлары бар: "балалар үрнәкне ата-аналардан ала - үзегез дә смартфонга текәлеп утырсагыз, балаларыгыз да шуны кабатлар" яки "гаиләгә эт яки мәче алыгыз - элек телефонга сарыф иткән вакытны алар шунда юнәлтәчәк".

Америкада 8 сыйныфка җитмәгән балаларына смартфон сатып алудан баш тартучы ата-аналар төркеме дә барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев