Белми калма
ДУСЛЫК ҺӘМ ТАТУЛЫК ДӘРЕСЛӘРЕ
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казанның югары сыйныф укучылары өчен мәдәни белем бирү интерактив проектының чираттагы сезоны старт алды.
2017-2018-нче уку елында проектның беренче кунаклары булып бирегә башкалабызның Авиатөзелеш районы мәктәпләре укучылары барды. 7-нче сыйныф укучылары өчен Халыклар дуслыгы йортының катлары арасында экскурсия уздырылды: аларга республикабызда яшәүче халыклар, Татарстан халыклары ассамблеясе тарихы, якшәмбе көнне эшләүче Күпмилләтле мәктәп турында сөйләнелде.
Экскурсиядән соң кеше алдында төрле халыклар телләре белән бәйләнештә килеп туучы кыенлыклар турында тематик кыскаметражлы фильмнар күрсәтелде. Үз халкыңның бер өлеше булу ничек ул? Сыйныфтагы төрле милләт вәкилләре белән аралашу ничек бара? Бу сораулардан соң укучылар арасында кызыклы фикер алышу башланып китте.
Ахырдан якшәмбе көнне эшләүче Күпмилләтле мәктәп укучылары концерт куйды.
Исегезгә төшерәбез, “Дуслык һәм татулык дәресләре” преокты Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында 2014-нче елдан бирле эшләп килә. Шул вакыттан бирле биредә Казанның 25 мең укучысы катнашкан. Бүгенге көндә Татарстанның Норлат, Алабуга, Менделеевск, Яр Чаллы һәм Чистай шәһәрләрендә дә “Дуслык һәм татулык дәресләре” үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
Нет комментариев