ДӨНЬЯГА ТАНЫЛАСЫҢ КИЛӘМЕ? APPLEдан ШӘП БӘЙГЕ
Apple компаниясе iPhone 13 Pro һәм 13 Pro Max хуҗаларына Shot on iPhone дип аталган бәйге игълан итүе турында хәбәр итә. Бәйге 17 февральгә кадәр барачак. Анда 18 яше тулган бөтен теләгән кулланучы да катнаша ала. Җиңүчеләр 2022 елның 12 апрелендә игълан ителәчәк.
Яңа IPhone 13 Pro һәм iPhone 13 Pro Max камералары ни дәрәҗәдә яхшы һәм сыйфатлы икәнлеген күрсәтү өчен, Apple компаниясе үз кулланучыларын Instagram, Twitter аша #ShotoniPhone һәм #iphoneemacrochallenge хэштеглары белән макрофотолар урнаштырырга өнди. Apple вәкилләреннән торган жюри эшләрне бәяләп, 10 җиңүчене сайлап алачак.
Иң яхшы фотолар Apple сайтының Newsroom бүлегендә, шулай ук Apple Instagram битендә һәм Appleның социаль челтәрләрдәге башка рәсми битендә чыгачак. Фотолар шулай ук цифрлы реклама кампанияләрендә, Apple Store кибетләрен яки реклама плакатларын рәсмиләштерү өчен, ә тагын ачык фотокүргәзмәләрдә кулланылырга мөмкин дип хәбәр ителә. Җиңү өчен призлар юк, аның каравы кемнәрдер дөньякүләм танылу алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
Нет комментариев