Логотип Идель
Белми калма

ДИСТАНЦИОН УКУ ЗУР ЗЫЯН КИТЕРГӘН. НИНДИ?

Дистанцион уку вакытында бөтен укучылар да кирәкле дәрәҗәдә белем ала алмаган. Андыйларның саны күпме? Моннан җәмгыятькә нинди зыян килә ала?

ЮНИСЕФ хәбәр итүенчә, дистанцион уку вакытында дөнья буйлап ярты миллиард тирәсе укучы дистанцион рәвештә белем ала алмаган. Бу - Җир шарында балаларның якынча өчтән бере дигән сүз. Оешма сайтында “463 миллион бала төрле сәбәпләр аркасында укуын дистанцион рәвештә дәвам итә алмаган” диелә.

- Мәктәпләр ябыла башлаганнан соң дөньядагы 463 миллионга якын бала дистанцион рәвештә белем ала алмады. Әлеге хәл – зур катастрофа. Моның тискәре нәтиҗәсен икътисад һәм җәмгыять әле ун елдан соң да тоячак, - ди ЮНИСЕФның башкарма директоры Генриетта Фор.

Моннан тыш, фонд карантин сәбәпле кертелгән чаралар һәм уку йортлары ябылу аркасында 1,5 млрд бала зыян күрүен дә исәпләп чыгарган. ЮНИСЕФ тагын бер фактны ассызыклый: рәсми рәвештә дистанциону уку оештырылган булган очракта да, балаларның белем үзләштерү процессы күпкә начар барган. Читтән торып укуның эффектив булмавының сәбәпләре берничә. Алар арасында өйдәге вак-төяк эшләр, авыр яки куркыныч мохит һәм техниканың камил булмавы кебекләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев