Логотип Идель
Белми калма

Диктантны – биш минут эчендә!

Яр Чаллы шәһәре 2нче гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Булат Заһретдинов “Җиңү диктанты”н иң дөрес язучы булган. Ул Россия буенча барлык җиңүчеләр унлыгына кергән. Укучы биремнәрне эшләгәндә бер хата да ясамаган һәм сынауны тиз башкарып чыккан.

Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган 20 биремне биш минут эчендә язган ул. Ә диктант язар өчен барлыгы 45 минут бирелгән була.

Диктант турында Булат тарих укытучысыннан белеп алган. “Контроль эш”тә иң авыры Польшаның борынгы башкаласын белү булган.

Татарстан җиңүчесен 22 июньдә Мәскәүдәге Җиңү музеена чакырганнар. Әлеге дата да тикмәгә генә сайлап алынмаган: 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн.
Белешмә:

Россиянең һәр төбәгендә 7 майдагы диктант өчен махсус мәйданчыклар булдырылды. Проект “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан оештырылды. Башка илләр дә читтә калмады. Германия, Австрия, Дания, Израиль, Кытай, Монголия, Польша, Сербия, Чехия, Болгария, Вьетнам – биредә дә “Җиңү диктанты”н яздылар. Татарстанда исә әлеге диктант Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев