«ДЕРЖАВИН УКУЛАРЫ» БАШЛАНДЫ

Бүген Казан федераль университетында “Державин укулары” XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланып китте. Рус шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гавриил Державинның туган ягы – Татарстанда әлеге чара инде бишенче тапкыр уздырыла.
Конференция оештыручылары әйтүенчә, Гавриил Державинның профессиональ эшчәнлегенең төп максаты дәүләткә юрист буларак хезмәт итүдә булган. Ул законнарны саклау, гапсезләрне бәла-казалардан яклау принцибы белән эш иткән.
Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:
– “Державин укулары” – ул, беренче чиратта, халыкара форум. 2015 елдан аны Гавриил Романович Державинның туган ягы – Казанда уздыру традициягә әйләнде. Бу карар, чыннан да, закончалыклы күренеш. Гавриил Державин Казанны үзенең кече Ватаны, дип санаган. Әлеге шәхес аерым затларга түгел, ә дәүләткә хезмәт иткән. Законга хезмәт итү, гадел булу, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау аның өчен иң мөһиме булган. Законнар күңелдәге ялгышларны да төзәтергә дә мөмкин, дигән фикер йөрткән ул.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе үз чиратында Татарстанны милләт һәм динара татулыкта яшәү үрнәге буларак та ассызыклап та узды. Шулай ук конференциянең пленар утырышында Гавриил Державинның Франциядә яшәүче туганы Надежда Михайловна Бестужева-Грегори да катнашты. Аның Казанга дүртенче тапкыр килүе икән. Конференцияне оештыручылар алга таба да әлеге конференция, Казанның елъязмасына кереп, Татарстанда уза торган булыр дигән өметтә.
Бүген конференция катнашучыларын түгәрәк өстәлләрдән тыш, вузлар арасында “Русская правда” буенча интеллектуаль уен, I курс студентлары өчен “Хокукый дәүләт һәм шәхес” дәүләт һәм хокук теориясе буенча олимпиада көтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 апрель 2021 - 16:45ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак.
-
10 апрель 2021 - 10:33ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
-
22 апрель 2021 - 16:56
-
19 апрель 2021 - 22:01
-
16 апрель 2021 - 16:08
-
15 апрель 2021 - 16:18