Логотип Идель
Белми калма

Депутатлар талантлы студентларга ярдәм итәргә җыена

Студентлар арасында талантлы студентлар бик күп. Ә аларга вакытында күреп алып, үз вакытында ярдәм күрсәтергә кирәк. Футбол буенча Дөнья чемпионатының Казан IT-паркында урнашкан шәһәр матбугат үзәгендә Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов шундый фикер җиткерде.

– Профессиональ спортчылардан торган командаларга гына игътибар зур. Мисал өчен, башкаланың “Казаночка” баскетбол командасын гына алыйк. Анда үзебезнең спортчылар юк диярлек. Һәм ил чемпионатының иң югары дивизионда чыгыш ясаучы команданың уенын карарга тамашачы бик аз йөри. Ә составны үзебезнең студент спортчылардан төзесәк тамашачылар саны артыр иде. Хәтта әлеге команданың югары дивизионда уйнавы да мөһим түгел. Чөнки бүгенгесе дә медальгә дәгъва кылмый, – ди Илдар Гыйльметдинов.

Аның сүзләренчә, студентлар командаларына финанс яктан ярдәм кирәк.

– Студентлар командаларын финанслау күпкә отышлы. Безнең талантлы студентлар җитәрлек, аларны югалтмаска, вакытында ярдәм итәргә кирәк, – диде депутат.

Ул шулай ук студентлар арасында спортны үстерүнең илдә өстенлекле мәсьәлә булуын да ассызыклады.

– Безнең максат – студентларны тагын да якынайту. Берничә елдан физик культура һәм спорт белән студентларның 80 проценты шөгыльләнерлек булсын иде. Яшьләр арасында спортны үстерергә, студент командалары оештырырга, югары уку йорты студентлары белән яңа проектлар аша эшләп, нәтиҗәләргә ирешергә кирәк, – диде И. Гыйльметдинов.

Ул безнең илдә уза торган футбол буенча дөнья чемпионатының студентлар спорты үсешенә этәргеч булачагына ышанычын да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев