Логотип Идель
Белми калма

ДЕЛЬФИЙ УЕННАРЫНДА – ТАТАРСТАНЛЫЛАР

19-24 апрель көннәрендә Ростов өлкәсендә Россиянең 18нче Дельфий яшьләр уеннары узды. Чараның темасы Россиядә – Театр елы, Балачак унъеллыгы, Ростов өлкәсендәге Халык иҗаты елы белән бәйле иде.

Быел беренче тапкыр Уеннарда Россиянең 85 субъекты делегацияләре катнашты. Сайлап алу турлары 2018 елның ноябреннән 2019 елның февраленә кадәр дәвам итте.

Дельфий уеннарының конкурс программасы даими рәвештә үзгәрә бара. Быел анда 10-25 яшьлекләр халык, классик һәм заманча сәнгать төрләрендә үзен сынады. Аерым алганда, фортепиано, скрипка, театр, сәнгатьле уку, сынлы сәнгать, балалайка, думбра, баян/аккордеон, классик гитара, саксофон, флейта, электрон клавишалы уен коралы, академик җырлау, халык җырларын аерым /ансамбль белән башкару, эстрада җырлары, классик бию, халык биюе, заманча хореография, тележурналистика, фотография, кулинария, чәчтараш, кием дизайны, тәрбия сәнгате, һөнәрчелек, халык уен кораллары юнәлешләре буенча аерым конкурслар уздырылды.

Уеннар нәтиҗәсендә җиңүчеләргә һәм призерларга Россия Президентының грантыннан махсус премияләр тапшырылды. Беренче урынны – Ростов өлкәсе, икенче урынны – Мәскәү шәһәре, өченче урынны Санкт-Петербург шәһәре яулады. Призерлар исәбенә безнең республиканың “Татарстан” бию ансамбле керде. Алар бронза медальгә лаек булды.



Белешмә:

Дельфий уеннары – югары дәрәҗәдә остлалыгы булган яшь сәнгать әһелләренең комплекслы ярышлары. Биредә алар 50 номинация буенча үзен сыный.

Бу уеннар безнең эрага кадәр 582нче елда Грециядә барлыкка килгән. 1600 ел элек Дельфий уеннары тыела һәм бары тик 20нче гасыр башында гына кабаттан үткәрелергә рөхсәт ителә. Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында ул янәдән туктатылып тора.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде


фотолар фестивальнең сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев