Логотип Идель
Белми калма

Дамир Фәттахов: “Проектның эчтәлеге мөһим!”

“Вверх!” республикакүләм конкурсы; “Зеленый фитнес” социаль-спорт хәрәкәте; “Здоровый Татарстан” республикакүләм проекты – бу чаралар исемлеге барыгызга да таныштыр? Кичә “Штаб” – креатив индустрияләр резиденциясендә, республикабызның Яшьләр Хакимияте әгъзалары Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов игътибарына иң алдынгы проектларын тәкъдим итте. Без беренчеләрдән булып бу проектларны киләчәктә нинди үзгәрешләр көтәсен, нинди юнәлештә үсәргә омтылганнарын белдек. Сезгә дә сөйләрбез.
Узган юлы шундый ук утырышта эшлекле яшьләр Ләйлә Фазлыеваны иң яхшы проектлар белән таныштырып үткән иде. 

Яшьләр хакимияте барлыгы 13 проект әзерләгән. Юнәлешләре төрледән-төрле: сәламәтлек, спорт, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм сәнгать, экология, һ.б. Проектыңны министр игътибарына тәкъдим итү өчен сиңа нибары 2 минут вакыт бирелә. Әлеге вакыт аралыгында син 1, 3 һәм 5 елга максатларыңны билгеләргә, аңа ирешәчәк ысул һәм юлларны аңлатырга тиешсең.

Ә проектларның масшаблары ай-һай киң: республикабызны, якын киләчәктә хәтта Россияне колачларга маташучылары да бар. “Мондый грандиоз планнарны 2 минутта гына аңлатып буламени?” - диярсез сез. Була икән, бик тырышсаң. Ә бит әле аннары Дамир Илдусовичның хөкемен дә тыңлыйсы... Бу өлеш аеруча да дулкынландыргыч.

[caption id="attachment_28222" align="aligncenter" width="1280"] Фото: vk.com/kazanspace[/caption]

Дамир Фәттаховның хөкеме шактый кырыс булып чыкты. Беренче чыгышны тыңлауга ук, ул яшь чиновникларыбыздан катлаулы эшләренең асылын аңлауны сорады:

Сез үзегез кебек үк яшьләрне алдый алмассыз. Алдыгызга сорау куегез: бу проект сезгә үзегезне күрсәтү өчен кирәкме, әллә ул чыннан да республикабыздагы яшьләр сәясәтенә ярдәм итә аламы? Карьера баскычыннан күтәрелү турында гына уйласагыз, зур уңышка ирешә алмассыз дип уйлыйм. Аннары, проектларыгызның форматы төрледән-төрле. Әйе, алар яшьләр өчен кызыклы, әйе, игътибарны да җәлеп итәрлек. Тик формат белән генә чикләнмичә, аның эчтәлеген дә билгеләү кирәк бит әле. Төгәлрәк әйтсәк, проектның төп асылы – аның эчтәлеге, мәгънәсе. Бу – сез беренче чиратта уйларга тиешле детальләр, - дип, туры юлны күрсәтте министр.

Яшьләрдән искиткеч команда рухы бөркеп тора. Форсайт-сессия барышында да, аңа әзерлек чорында да араларында көндәшлек сизелмәде: киресенчә, бер-берсен ярдәм итеп, киңәшләшеп эшлиләр. Дамир Илдусович бу дустанә мөнәсәбәт белән соклануын да яшермәде. Өй эше итеп ул аларга уйлап бетерергә, җитешсезлекләрнең очына чыгарга кушты.

[caption id="attachment_28223" align="aligncenter" width="1280"] Фото: vk.com/kazanspace[/caption]

Илүзә БИКЧӘНТӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев